23 нче октябрь көнне район мәгариф бүлегендә бакча мөдирләре өчен семинар узды. Семинарда сүз белем бирү учреждениеләрендә хезмәтне саклау өлкәсендә контроль оештыру турында булды. Семинарны район мәгариф бүлеге белгече Нигематзянова Г.З үткәрде.
Бу конкурста безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче ике бала да катнашты. Алар бу конкурста зур уңышка ирешеп 1 нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре Шаипова Р.И. Балаларны һәм аларның җитәкчесен чын күңелдән котлыйбыз.
Налоглар, льготалар, социаль яклау – бүгенге көндә барлык кешеләрне кызыксындырган сораулар.
Шармыш авыл китапханәчесе шундый сорауларны күз уңында тотып, өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашулар уздырды. Аларга өйдән чыкмыйча гына, дәүләт хезмәте порталыннан барлык төр түләүләрне, гаризалар язып булганлыгын әйтеп узды.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек,хезмәт кешесенә хөрмәт, дуслык,үзара ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү максатыннан октябрь ахырында һәр елдагыча, "Уңыш бәйрәме" кичәләре үткәрелде.Бәйрәмдә һәр укучы актив катнашты.Күңелле уеннар, җыр - биюләр, көзге уңыштан ясалган күргәзмә бәйрәмнең күрке булды.
20 октябрьдә Максабаш башлангыч мәктәбендә, балаларда пешекче хезмәтенә ихтирам тәрбияләү максатыннан, һәркемнең күңеленә якын булган зур бәйрәмне билгеләп үттек, бу - пешекчеләр һәм кондитерлар көне иде. Барыбызның да иң яраткан урыны, мөгаен, ашханәдер. Иң элек укучылар безне һәр көнне якты йөз белән, елмаеп каршы алучы, тәмле-тәмле ашлары белән сыйлаучы пешекчебез Нурҗиһан апаны һөнәри бәйрәме белән котладылар, аңа тәмле ашлар пешергәне өчен үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр. Аннары пешекче апалары аларга туклану режимы , һәр төр ашка туры килүче ризыклар, аларның сәламәтлеккә тәэсире турында сөйләде.
Көннәрегез үтсен шатлык белән, елмаерга сәбәп булып торсын, тормышлардан гел канәгать булып, өстәлләрдә ризык тулып торсын!
Иң беренче махсус программа буенча даими шөгыльләр үткәрүне еллык планга керттек. “Агрокласс” бүлмәсе булдырдык.Балалар бакчасында яңа төр эш тагын да нәтиҗәле булсын өчен, балалар бакчасы, ата- ана һәм бала катнашындагы өчлекнең актив булулары сорала. Балалар белән берлектә алар “Авыл хуҗалыгында иң яраткан һөнәрем” темасына рәсем, төрле эшләнмәләр, фотоколлажлар, авыл хуҗалыгы тармагы турында китапчыклар чыгаруда бөтен көчләрен куйдылар. Ә бүген “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Сабирҗанова И.И. катнашында узган семинарда педагог- психолог Хабирова Ф.Ф. уздырган ачык шөгыль уздырды. Шулай ук конкурска нәтиҗәләр ясалды, балаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торуга тиң. Чыннанда, авыл халкы китапханәчеләрне түземсезлек белән көтеп тора. Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
21 октябрь көнне "Барысы да яхшы, ә китап белән яхшырак!" дигән исем астында яңа китапларга реклама көне үтте. Китапханәче балаларны яңа китаплар белән таныштырды, китаплардан өзекләр укыды. Яшь китап укучылар үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.
Китапханәче балалар белән берлектә китапханә тирәсенә миләш куаклары утыртты. Утыртылган үсентеләр үсеп китеп, киләчәктә безне үзләренең матурлыклары белән сөендерерләр дип ышанасы килә.
Теләче районы кызлар командасы спорт мәктәбе тренерлары Зэкиев Әзһәм, Шәяхмәтов Шамиль, Гәбделхәев Рәшит җитәкчелегендә әлеге турнирда катнашып кайттылар. Кызлар командасы Шәтке, Лесной, Теләче мәктәпләреннән тупланды.