ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Күргәзмәгә драматургның китаплары һәм иҗаты турында мәгълүматлар урнаштырылды. Күргәзмә янында китап укучылар белән әңгәмә үткәрелде.

Әлеге чарада татар көйләре, гармун телләрендә тезмәләр, җыр- бию, нәфис сүз кебек һәм "Солдат озату" фольклор күренешләр күрсәтеледе. Эчтәлекле фестиваль - концерт тамашачы күңелендә дә якты истәлекләр уятты. Үзешчәннәрне чын йөрәктән алкышларга күмделәр. 

«Оспожинки» фольклор бәйрәме күрсәтелде. Кичәдә “Сударушка”  ансамбле, «Движение» бию коллективлары чыгыш ясады.


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Очрашуга җыелучылар  Хаҗ сәфәре турында Илшатның тәэсирле чыгышын тыңладылар.Чараны Олы Нырсы авыл китапханәчесе Гыйниятова Л.Г. алып барды. Хаҗи, хаҗ сәфәре хакындагы  уй – кичерешләре белән уртаклашты.

Конкурста 18дән 30га кадәрге яшьләр  катнаша ала. Конкурсның максаты - яшьләрне  туган як табигатен сакларга өйрәтү,  аларның экологик фикерләү сәләтен үстерү,   игътибарларын  экологик проблемаларга юнәлтү,  талантлы яшьләрне  ачыклау һәм аларга ярдәм итү, экологик белемнәр аша китапханә ролен күтәрү. Әлеге конкурска Айдар авылы китапханәсенең  китап укучысы Мусина Л.И.  "Мин җиремне коткарам" исемле иҗади эшен тәкъдим итте.

16 октябрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә, Пенза өлкәсенең балалар һәм яшьүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне”  уңаеннан, "Талант Лермонтова поражает невольно удивлением всякого, у кого есть эстетический вкус"- В.Г. Белинский, ” дип аталган күргәзмә оештырылды. Көн дәвамында китап укучылар атаклы язучының әсәрләре һәм аның биографиясе, кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Чарада аның тормышы һәм иҗаты хакында презентация күрсәтелде, романслары, әсәрләре яңгырады.

23 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 сыйныфында «Транспорт чараларының туктау юлы» дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. Сыйныф җитәкчесе Каюмов А.А. математика дәресе элементлары белән тулыландырылган интерактив чарада укучыларга транспорт чараларының туктау юлы хакында аңлатты. Юл хәрәкәтенең хаталарны кичермәве хакында кисәтте.

Фестивальдә төрле регионнардан килгән үзешчәннәр күп кенә номинацияләрдә чыгыш ясадылар. Ә «Нардуган»лылар көзге байлык, муллыкны тасвирлаган «Покрау бәйрәмендә бөккән сату йоласы»н тәкъдим итте. Мәртәбәле жюри чыгышны югары бәяләде- ансамбль Гран Прига лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International