ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Әлеге чарада татар көйләре, гармун телләрендә тезмәләр, җыр- бию, нәфис сүз кебек һәм "Солдат озату" фольклор күренешләр күрсәтеледе. Эчтәлекле фестиваль - концерт тамашачы күңелендә дә якты истәлекләр уятты. Үзешчәннәрне чын йөрәктән алкышларга күмделәр. 


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Шахмат буенча ярышларда 2003-2004 елгы егетләр hәм кызлар катнашты.Барлыгы 12 мәктәбеннән 49 укучы катнашты.

Бүген зурлар төркеме баллалары милли татар костюмнары белән таныштылар. Мондый әңгәмәләр  милли  хисләр  формалашуга, аларның  культурасын  өйрәнүгә,  милли горурлык  тәрбияләүгә ярдәм итәләр, туган илгә, туган җиргә, туган табигатькә, туган  телгә  мәхәббәт  тәрбиялиләр.

16 октябрь көнне Субаш авылы китапханәсендә, Пенза өлкәсенең балалар һәм яшьүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган «Китапханәдә Лермонтов поэзиясе көне”  уңаеннан, китапханәдә “Величайший юноша Вселенной” дип аталган күргәзмә оештырылды. Көн дәвамында китап укучылар атаклы язучының әсәрләре һәм аның биографиясе, кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Шулай ук язучының иҗатына  багышланган күргәзмә - кроссворд та эшләнде.

 

Безнең Шәтке балалар бакчасында белем бирү, хезмәт тәрбиясе белән бәйләнеп бара. Зурлар төркеменә йөрүче балалар, тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары җыйдылар,орлыкларны киптерергә коры урынга урнаштырдылар. Киләсе уку елында да бакчабыз чәчәккә күмелер дип ышанабыз.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе белән берлектә башлангыч сыйныфлар атналыгы бара.  Укучылар белән төрле мавыктыргыч, кызыклы , белемнәрне сыйный торган, тәрбияви  чаралар үткәрелә.16 октябрь көнне 2-4 сыйныфларда матур язу  конкурсы үткәрелде. Иң матур һәм пөхтә язучы укучылар дип Гимадиев Илсаф һәм Саттарова Әдилә билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International