15 октябрь - хәтер көне уңаеннан, бүген (16.10.2017) Баландыш төп мәктәбендә, тарих фәне укытучысы Гилазова Э.Р. житәкчелегендә зур чара үткәрелде. Чараның төп максаты: татар халкы тарихында тирән эз калдырган, Хәтер көне турында мәгълүмат бирү. Укучыларның тарихи вакыйгаларга кызыксынуын арттыру. Игътибарлылык, ватанпәрвәрлек, халкыбызның гореф-гадәтләренә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.Казан тарихын чагылдырган төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, җырлар, шәһәребезнең тарихи һәйкәлләре, истәлекле урыннары белән таныштыру.
Ә шагыйрьләр, язучылар өчен урман – илһам чыганагы. Габдулла Тукайның Кырлай урманнары турында язганнары һәммәбезнең хәтерендә саклана. Без дә урманны бик яратабыз. Аның гүзәллеген, ямен мактарга берсеннән- берсе матур сүзләр эзлибез. 7нче октябрьдән 16нчы октябрьгә кадәр Татарстанда “Урман атналыгы 2017” дигән акция бара. Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының кечкенәләр төркеме балалары , әлеге акция кысаларында, кул чуклары ярдәмендә агач рәсемнәре ясадылар.
Барысы 15 команда, 400 гә якын спортчыны үзенә алган ярышларда тренер Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Теләче районы командасы да катнашты.
2017 елның 12-14 октябрь көннәрендә Алексеевск бистәсендә Татарстан беренчелегенә 2003-2004 елгы егетләр арасында волейбол ярышлары булып узды.
Бу ярышта “Теләче” балалар һәм яшусмерләр спорт мәктәбе тренерлары Зәкиев Ә.Х, Габделхаев Р.Х җитәкчелегендә Шәтке, Теләче һәм Иске Җөри урта мәктәбеннән егетләр җыелма командасы катнашты.
Уенда 13 команда катнашты.
Әзерлек барышында көз билгеләре, табигатьтәге үзгәрешләр темасына сөйләшәләр.
Югары сыйныфта укучы кызлар белән, явыз Иван Грозный тарафыннан 1552 елда Казан ханлыгы басып алыну тарихы искә төшерелде.
Язучы Алмаз Гыймадиев hәм купкырлы талант иясе Алмаз Хәмзинга укучылар кызыклы сораулар яудырды. Язучылар сорауларга җавап биреп кенә калмыйча, укучыларыбызга истәлекле буләкләр дә тапшырдылар.Укучылар белән бергәләп җырлар да башкарылды.