Шул уңайдан, 14 октябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе башлангыч мәктәптә “Хәтер тора сакта, үткәнеңне сакла, бүгенгеңне барла...” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырды. Укучыларыбызга шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар тәкъдим ителде. Казан тарихын яктырткан төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары турында мәгълүматлар җиткерелде. Китапханәче укучыларга тарихи вакыйгалар турында сөйләде, китап күргәзмәсендә урын алган китаплардан бәетләр укыды.
Теләче спорт мәктәбе тренерлары Әскәров Венер, Сафин Алмаз, Гыйниятуллин Илдар, Шәмсетдинов Райнур, Гыйниятов Рамил җитәкчелегендә әлеге ярышта спорт мәктәбе укучылары катнашты.
Безнең 3нче балалар бакчасында даими ике дәүләт теленә өйрәтү буенча заманча эффектив белем технологиясе буларак УМК материаллары кулланыла. Бүгенге көндә актуаль бурычлардан иҗади фикерләүче, инициативалы,
иҗтимагый тормышта актив катнашучы,белемле,ике дәүләт телендә дә һәм шул ук вакытта чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилигваль) шәхес тәрбияләү.
Балаларга бигрәк тә курчак театры ошый. Чын артистлар кебек роль текстларын ятлыйлар, дикция өстендә эшлиләр. Иң мөһиме бу процесста спектакльдә катнаша торган һәр бала үз кимчелекләренә каршы көрәшә: куркуын, дулкынлануын җиңәргә өйрәнә.
30 сентябрьдә Казанда 1-7 сыйныф укучылары өчен «Татарча хатасыз» дигән олимпиада уздырылды. Безнең мәктәп данын яклаган 4 сыйныф укучысы Садыкова Динара әлеге бәйгенең җиңүчесе дип танылды. Аны һәм Динараны олимпиадага әзерләгән укытучысы Хәсәнова Г.Ә. җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә зур уңышлар телибез!
7-16 октябрьда Республикабызда табигатьне саклауга юнәлдерелгән “Урман атналыгы – 2017” акциясе бара.Акциянең төп максаты – Россиянең урман байлыгын арттыру һәм торгызу проблемасына игътибарны арттыру. Традиция буенча безнең Максабаш башлангыч мәктәбе хезмәткәрләре, укытучылары һәм укучылар бу акциядә актив катнашалар. Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Мәктәбебез тагын да матуррак һәм ямьлерәк булыр дип ышанып калабыз.
Авыл хатыны диюгә кемнеңдер күзалдына нурлы йөзле әнисе, уңган-булган хатыны, ә кемнеңдер җылы куллы сөйгәне килеп басадыр. Әмма аларны берләштерүче бер мөһим сыйфат бар: Дөнья йөзендәге иң нәфис, иң хисле, иң гүзәл затлар алар!
Айдар мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә шул уңайдан бәйрәм үткәрелде. «Авыл хатыннары назын биреп, гөл үстерә тәрәз төбендә» дип исемләнгән кичәдә күп еллар үз эшләренә тугры калып, туганнан алып гел авылда тормыш корган терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләр чакырылды. Мул табын артында кызыклы әңгәмә корып,тормыш вакыйгаларыннан мисаллар китерелде.
14 октябрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләр 11 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.
Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә, Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.
Покрау бәйрәменә карата җырлар җырланды, сынамышлар әйтелде. Каз турау йоласы күрсәтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
16 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Урман утырту көне” акциясе уздырылды. Әлеге чараның максаты – укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын арттыру. Акциядә барлык укучылар да актив катнашты һәм мәктәп территориясенә йөз илледән артык агач утыртылды.
14 октябрьдә Чистайда армрестлинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары уздырылды. Теләче районы командасы данын яклап катнашкан Хәбирова Г. әлеге ярышларда 3 урын яулады. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә зур уңышлар телибез!