ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Авылга  нур өстәп яңа мәчет бинасы ачылды. Мәчетне  ачу тантанасына Казаннан, районнан бик күп кунаклар килде. Шулай ук авыл халкы да сөенеп җыйналды. Килгән халык пылау, коймак, тәмле пироглар, чәй белән сыйландылар. Кунаклар Фатих Хөсни музеенда да булып, музей экспонатлары белән тирәнтен кызыксындылар. Үзләренең теләкләрен китапка язып калдырдылар.

Шуңа күрә балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Китапханәләрдә экологик тәрбия бирүнең максаты-табигатьне бәяләргә өйрәтү, китап аша әйләнә-тирәдәге  экологик проблемалар белән кызыксындыру, кеше һәм табигать белән  киң элемтә урнаштыру.

Баландыш төп мәктәбе тәҗрибә участогында яшелчә һәм җиләк – җимеш уңышы мулдан булды. Укучылар көзге уңышны  җыеп, бакчаны чуптән арындырдылар, җыештырдылар.

Балалар әсәрләрдән, әкиятләрдән өзекләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында  катнашучыларга призлар тапшырылды.

12 нче октябрь көнне Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында “Балалар бакчасында яңа 2016-2017  уку елында балаларга тәрбия һәм белем бирү буенча куелган максатлар” темасына гомуми ата-аналар  җыелышы булып узды.  Яңа уку елында балалар бакчасында куелган бурычлар, планнар, узган уку елында ирешкән уңышлары белән бакча мөдире Хәсәншина Ф.Ф. таныштырды. Өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. “Балалар бакчасында милли тәрбия” темасына чыгыш ясады.Өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагог-психолог Зиннатова Г.Р. белән логопед Шаймарданова М.Н. кыскача гына үзләренең балалар бакчасында алып барыла торган эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

12 октябрь  көнне, Максабаш авылы китапханәсендә «Халык жәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән авылыбызның зур ихтирамга лаеклы, өлкән шәхесе, авылыбызда яшәп иҗат итүче Тәнзилә апа Шәрәфиева белән очрашу булды. Үзенең купкырлы ижаты белән  китап сөючеләрнең куңелен яулаган Тәнзилә Шәрәфиева белән очрашу укучылар күңелендә онытылмаслык тәэсир калдырды. Аларның күзләреннән Тәнзилә апа белән горурлану, аңа соклану хисләрен күрергә мөмкин иде. Тәнзилә ханым тормышы, ижат юлы турында сөйләп үтте. Укучыларның әйткән һәр сүзне йотлыгып тыңлаулары, күптөрле сораулар бирүләре сөендерде. Соңырак балалар үзләре дә авторның шигырьләрен укып күрсәттеләр.

Башта кыскача әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, аннан соң һәр укучы сыйныфташлары каршында шагыйрьнең берничә әсәрен кычкырып укып күрсәтте. Мондый укулар үткән материалны яхшырак истә калдырырга һәм ныгытырга гына булышып калмый,  ачыктан - ачык чыгыш ясарга да өйрәтә. Чара ахырында укучыларга авторның кыскача биографиясен һәм әдәбият исемлеген үз эченә алган буклетлар таратылды.

   13 октябрь  көнне 2 сыйныф укучылары өчен мәктәп китапханәсендә экскурсия үтте. Биредә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Китапханәче Мухаметзянова А.И. балаларны  китапларның килеп чыгу тарихы һәм китап уку кагыйдәләре белән таныштырды. Экскурсия ахырында укучылар үзләренә ошаган китапларны яздырып алдылар.

11 октября в МБОУ-Верхнекибякозинской средней школе Тюлячинского района РТ проводилась олимпиада по химии. Учащиеся с желанием ответили на вопросы олимпиады. Победителями стали:  ученик 8 класса   Гарипов Данияр и ученица 11 класса  Нурисламова Миляуша. Ученик 8 класса Усманов Идел  стал призёрам.    Молодцы!

Көз - елның иң сихри һәм тылсымга бай фасылларының берсе. Көз үзенең төрле төстәге яфраклары , мул уңышлары белән безне сөендерә. Балаларда бу ел фасылын бик яраталар һәм оештырылган барлык чараларда бик теләп катнашалар. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында да "Алтын көз" дип исемләнгән күңел ачу чарасы үтте. Балаларга кунакка алтын йомгак килгән иде. Балалар алтын йомгак белән тылсым иленә сәяхәткә бардылар.  Көзге бәйрәм балаларның күңеленә кызыклы уеннар, матур җыр һәм биюләр, шигырьләр һәм күчтәнәчләр белән кереп калды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International