Зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркемгә йөрүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре, музыка җитәкчесе бик матур бәйрәм әзерләгәннәр . Бу Балалар бакчада өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр, бәйрәм чарасы бик күңелле узды.
Әлеге семинарда Казаннан социология фәннәре докторы, профессор , “Аз комплектлы балалар бакчасында гаилә белеме“ дигән пособиянең авторы Карцева Л.В , район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А.Н. чыгыш катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
Балалар танып – белүгә корылган мәгълүмат, китапханәдән файдалану кагыйдәләре һәм биредә эшләүче хезмәткәрләр белән таныштылар. Китапханә һәм андагы кыйммәтләр турында бик күп яңалыкка ия булдылар. Китапханәгә килгән һәр бала китап укучы итеп кабул ителде һәм аларга бердәм уку билетлары тапшырылды. Әлеге экскурсиядә 20 бала катнашты.
Хәтер көне уңаеннан, 13 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр Теләче үзәк китапханәсендә «Дәверләргә ялгап елларны” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли . Күргәзмәдә шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар, газета материаллары урын алды. Үз тарихына битараф булмаганнарда күргәзмә кызыксыну уятыр, дип уйлыйбыз. Шулай ук китапханәдә “Хәтәр килә, хәтәр китә, Хәтер кала” дигән тематик папка булдырылды.
Урман-безнең яшәү чыганагы. Безгә сулар өчен күпме кислород бүлеп чыгара, күпме тереклеклек дөньясына җан өрә, хуш исле үлән-чәчәк исләре тарата. Урман- хайваннар һәм үсемлекләрнең дә төп йорты һәм ерткычлардан саклану урыны.
Чисталык икеайлыгы кысаларында, 3нче балалар бакчасы территориясен җыештыру буенча өмә үткәрелде. Бакча хезмәткәрләре бакча яны участогын, территориясен корыган үләннәрдән, коелган сары яфраклардан, чүптән арындырдылар, чәчәклекләрне чистарттылар, өлгергән орлыкларны киләсе язга хәстәрләп жыйдылар.
2017 елның 14 октябрь көнне Казан шәhәренең 11 сәүдә мәйданчыгында чираттагы авыл хуҗалыгы продукциясен хәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәләре үткәреләчәк.
Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итәчәк. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә, Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылачак.
Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре узенең продукциясен тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары: ит, йомырка, сөт, сыр, май, икмәк, көрпә, бәрәңге, яшелчә, бал, пешкән ризыклар хәм башка продукция тәкъдим ителәчәк. Шулай ук хәйрия өстәле оештырылачак, сатып алучыларга пешкән ризыклар, коймак хәм кайнар чәй тәкъдим ителәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре вакытында, ТР Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрлыгынын тәкъдим ителгән бәяләре белән сатылачак.
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
Күргәзмәдә язучының китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды. Китапханәче укучыларга авторның китапларын тәкъдим итеп, аның тормыш юлы белән таныштырды. Укучылар тарафыннан, шагыйрьнең шигырьләре кычкырып укылды.
Иске Җөри китапханәсендә китап укучыларны арттыру, балаларны кечкенәдән китап укуга тарту, гаиләдә китапка хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан, 11 октябрь көнне “Киләчәккә китап белән атлыйк” дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды, китап-җурналларга күзәтү ясалды, кычкырып уку оештырылды.