Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина К.Х. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Минем авылым” иҗади һәм эзләнү- тикшеренү эшләре конкурсында катнашу өчен Шәтке авылы тарихын тулыландыру өстендә эшли.
2017 елның 19 сентябрь конендә “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре график нигезендә консультатив көн белән Баландыш җирлегендә булып кайттылар.
Безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары фән бәйгеләрендә һәр ел саен зур җиңүләр яулый. Уңай нәтиҗәләрнең башы мәктәп туры олимпиадаларына җитди караудан башлана. Бүгенге көндә 3 нче сыйныф укучысы Заһидуллина Н. һәм 5 нче сыйныф укучысы Гыйләҗева Т. башкалабыз Казанда Олимпиада үзәгендә узачак “Татарча хатасыз” дип исемләнгән бәйгегә барырга җыена. Ә калган фәнсөярләр мәктәп туры бәйгеләренә әзерләнә.
Бакчабызда “Экстремизмга – юк!” дип аталган айлык дәвам итә. Балалар “терроризм”, “экстремизм” төшенчәләре белән таныштылар. Үзара аңлашып, дус һәм тату яшәргә кирәклегенә төшенделәр.
16 нчы сентябрь көнне Теләче авылының үзәк Ленин урамында Бөтендөнья йөгерү көненә багышланган “Милләтләр кроссы-2017” дип исемләнгән традицион йөгерү бәйгесе булып үтте. Бу массакүләм чарада районның барлык балалар бакчалары коллективлары катнашып, үзләренең спорт өлкәсендә булган сәләтләрен күрсәтә алдылар. “Милләтләр кроссы-2017” катнашкан йөгерешчеләргә истәлекле медальләр тапшырдылар.
Безнең, Лесной балалар бакчасында, янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы өйрәнүләр уздырылды. Бу чара барышында балаларның һәм эшчеләрнең янгын вакытында үз-үзләрене тотулары, вакытка сыешулары, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә игътибар ителде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәклеге әйтелде. Шулай ук хезмәткәрләр һәм балалар белән “Дин төрле, ә Аллаһ –бер!”, “Терроризм, экстремизм җәмгыятькә зыян сала!” , “Балаларны экстремизмнан ничек коткарырга!” дигән әңгәмәләр планда эшләргә кертелде. Без балаларның куркынычсызлыгы өчен һәрвакыт бурычлы, шуңа да һәр эшне төгәл башкарырга кирәк.
16 нчы сентябрь көнне Теләче авылының үзәк Ленин урамында Бөтендөнья йөгерү көненә багышланган “Милләтләр кроссы-2017” дип исемләнгән традицион йөгерү бәйгесе булып үтте. Бу массакүләм чарада Теләче 2нче балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм бакчага йөрүче балалар да катнашып, үзләренең спорт өлкәсендә булган сәләтләрен күрсәтә алдылар. “Милләтләр кроссы-2017” катнашкан барлык йөгерешчеләргә истәлекле медальләр тапшырдылар.
16 сентябрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләр 11 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.
Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә, Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.
Баландыш авылы китапханәсендә экология елына багышланган "Без - табигать баласы" дигән фотоконкурс старт алды. Конкурста катнашу өчен теләге булган1-7 нче сыйныф укучылары чакырыла. Эшләр 10-20 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнә.
Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә “Бер кем дә шагыйрь булып тумый” дип исемләнгән альбом ясалды. Әлеге альбомга шагыйрә турында мәгълүматлар тупланды.