Иртәнге гимнастика – ул организмның һәр күзәнәген йокыдан уята,көн буена җитәрлек көч бирә. Шуңа күрә безнең балалар бакчасында көн саен иртәнге гимнастика белән башлана. Һәр төркем тәрбияче белән гимнастика ясыйлар. Балаларга бик ошый һәм алар рәхәтләнеп физик күнегүләр ясыйлар.
На основании распоряжения Президента Республики Татарстан от 28.08.2017 г. № 523 в Республике Татарстан объявлен месячник «Экстремизму – Нет!».
Распоряжением Главы Тюлячинского муниципального района от 30.08.2017 г. № 56 утвержден план мероприятий по реализации месячника на территории Тюлячинского муниципального района. С более полной информацией можно ознакомится на официальном сайте Тюлячинского муниципального района в сети Интернет.
Олы Мишә урта мәктәбендә “Балалар куркынычсызлыгы” һәм "Экстремизмга- Юк!" айлыклары дәвам итә. Шушы айлыклар кысаларында мәктәптә сыйныф сәгатьләре һәм өйрәтү эвакуациясе үткәрелде. Сыйныф сәгатьләрендә укучыларга "Экстремизм" һәм "терроризм" төшенчәләре аңлатылды. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеге әйтелде.
5 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә шагыйрә Асия Юнысованың тууына 70 яшь тулу уңаеннан "Шигырьләре - нәни укучылар күңелен дә уятучы" дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәбияткә күзәтү үткәрелде. Укучылар шагыйрәнең иҗаты белән аның күргәзмәгә куелган әсәрләре һәм башка материаллары аша таныша алачаклар.
Күргәзмәнең максаты – терроризмга мәгълүмати каршы тору. Биредә без китап укучыларга әлеге тематика буенча китапханә фондында булган документларны максималь дәрәҗәдә тәкъдим итәргә тырыштык.
Китапханәче “Иң матур сүз” китабы белән таныштырып, шигырьләр, хикәяләр аша әдәплелек, шәфкатьлелек турында сөйләп үтте. Балаларга дәрестә, урамда, өстәл янында, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, дус-ишләре, күршеләре белән тату булырга кирәклеге аңлатылды.
6 сентябрь көнне, Айдар авыл китапханәсендә, тирә-яктагы әлеге искиткеч матурлыкка багышлап «Көзкәй барыр юлыбызга алтын тәңкә түшәгән” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә урын алган, шагыйрьләребезнең көз фасылына багышлап язылган шигырьләре поэзияне сөюче китап укучыларда зур кызыксыну уятты.
Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района сообщает о возможности размещения информации о работодателях, задерживающих выплату заработной платы и выплачивающих ее в «конвертах» в государственной информационной системе «народный контроль» по направлению «серый рынок труда», а также можно обратиться по телефону «горячей линии»: 8(84360)21943
Теләче районы үзәк хастаханәсенең балалар табиблары гриппка каршы профилактикалау эше үткәрү максаты белән 3нче балалар бакчасында прививкалар ясадылар. Балаларның тән температурасын үлчәп, сулыш юлларын тыңлап, гомуми сәламәтлекләрен карап, әти-әни биргән ризалыклары нигезендә прививкалар ясадылар.