ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

5 сентябрь көнне Урта Мишә авыл клубында  “Экстремизмга –юк!”  дип исеме астында   әңгәмә узган.

Бүген Баландыш төп мәктәбендә “Куркынычсызлык айлыгы”кысаларында “Юл йөрү кагыйдәләре” искә төшерелде.  Бу чара юл-транспорт фаҗигаларын булдырмау, укучыларда кызыксыну тудыру  максатыннан үткәрелде. Сыйныф житэкчелэре укучыларны  «Сакла»  дигэн интернет-портал белэн таныштырдылар.  Укучылар үзләренең белемнәрен һәм сәләтләрен нәкъ менә шушы порталда ачыклый алалар.

Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә барлык классларда да  укучыларда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын үзләрендә булдыру максатыннан “Шәфкатьлелек дәресе” үтте.

Китапханэгэ йоручелэргэ экстремизм, терроризм турында статьялар укылды, брошюралар таратылды.

3 сентябрь көнне балалар белән  террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча "Балалар террорга каршы" дигэн энгэмэ уздырылды.

     Ел саен сентябрь аенда Бесландагы фаҗигале вакыйгаларны искә алу уңаеннан     Террорчылыкка - юк!" айлыгы үткәрелә.  Без дә бу вакыйгага битараф  калмыйбыз. Шул максаттан  Шармыш  авылы  китапханәсендә  «Моя Россия – без терроризма»  күргәзмәсе оештырылды . 

Теләче җирлекара китапханәсендә шушы уңайдан китап укучылар өчен «Терроризму нет!» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

Экстремизм һәм терроризм – бөтен кешелек дөньясына каршы юнәлгән җинаятьчелек. Әлеге айлык кысаларында 7 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “ Борьба с терроризмом касается каждого ” дип исемләнгән күргәзмә куелды.

2017 елның 7 сентябрь  көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге белгечләре, “Возьмемся за руки, друзья!” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, исәптә торган балалар белән уникенче дәресләрен үткәрделәр. Беренче дәрес балаларны бер – берсе белән таныштыруга багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International