ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

Әлеге сменада безнең районнан Теләче һәм Олы Мишә мәктәбе укучылары  Алсу Имамиева һәм Хаби Сәхәбиевлар катнашты. Смена кысаларында балалар юстиция министрлыгының бүлек мөдире Рәмзия Хәсәнова белән очраштылар, Дәүләт советында үзләренең эшчәнлекләрен күрсәттеләр. Ахыргы көнне исә балалар хокукларын яклау буенча Республика вәкилн Эльвира Сафина белән очрашу булды.

2017 елның 8 нче сентябрь көнендә Олы Кибәхуҗа авылында яшәуче  тыл ветераны  Сафина Минкамал Бикмөхәмәт   кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Минкамал апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

Экскурсия алдыннан тәрбиячеләр балалар белән китапханә турында әңгәмә оештырып, анда эшләүчеләр, китап укучылар, нинди китаплар барлыгы турында сөйләшү уздырдылар.Балаларны китапханәчеләр бик җылы каршылады. Алар сабыйларга китаплар белән тулы киштәләрне, уку залын, китапларның картотекасын күрсәттеләр. Балалар уку залында якташ язучыларыбыз һәм аларның китаплары белән таныштылар. Китапханәдә кирәкле китапларны ничек табарга кирәклеге турында да  әңгәмә үткәрелде.Уен формасында китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

7 сентябрь көнне Олы Нырсы авылы мәдәният директоры Хасанова З.Т  авылның өлкән буын вәкиле  Сабирова Тагъзимә белән очрашуда булды.

5 сентябрь көнне Урта Мишә авыл клубында  “Экстремизмга –юк!”  дип исеме астында   әңгәмә узган.

Бүген Баландыш төп мәктәбендә “Куркынычсызлык айлыгы”кысаларында “Юл йөрү кагыйдәләре” искә төшерелде.  Бу чара юл-транспорт фаҗигаларын булдырмау, укучыларда кызыксыну тудыру  максатыннан үткәрелде. Сыйныф житэкчелэре укучыларны  «Сакла»  дигэн интернет-портал белэн таныштырдылар.  Укучылар үзләренең белемнәрен һәм сәләтләрен нәкъ менә шушы порталда ачыклый алалар.

Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә барлык классларда да  укучыларда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын үзләрендә булдыру максатыннан “Шәфкатьлелек дәресе” үтте.

Китапханэгэ йоручелэргэ экстремизм, терроризм турында статьялар укылды, брошюралар таратылды.

3 сентябрь көнне балалар белән  террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча "Балалар террорга каршы" дигэн энгэмэ уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International