ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Тимербаев Раил, Хайретдинов Ибрахим 9-10 сентябрь көннәрендә  уздырылган  республикакүләм “Бадминтон өметләре” ярышында катнашып 5 нче урынга лаек булдылар. Мәктәптә ел дәвамында бадминтон буенча спорт түгәрәге эшли. Анда 1 дән алып 9 нчы сыйныфка кадәр балалар бик теләп шөгыльләнәләр һәм республика кәләмендә уздырылучы ярышларда алдыгы урыннар алалар. Аларга алга таба да зур уңышлар телибез.

Шул уңайдан,  8 сентябрь көнне,  Максабаш авыл китапханәсендә  «Экстремизм - это» исеме астында китап күргәзмәсе төзелде. Китап укучыларга   төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен, диннәрен хөрмәт итү, дус, тату яшәү кебек темаларны чагылдырган китаплар тәкъдим ителде.

Әлеге чарада   “Миләшкәй” һәм “Алтын яфраклар” командалары көч сынашты. Командалар яшелчәләрдән композицяләр әзерләгән иделәр. Бәйрәм азагында укучылар кабак бәлешеннән авыз иттеләр.Әлеге ярышта дуслык жиңде.

Тренировканы янгын куркынычсызлыгы буенча инспектор Тимерханов Л.М. үткәрде һәм  “5”ле билгесе белән бәяләде.Мәктәптә һәрдаим куркынычсызлык буенча инструктажлар үткәрелеп торыла.


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 6 сентябрь көнне мәгариф бүлеге базасында директорларның  укыту эшләре буенча урынбасарлары "Белем бирүнең минимумы" дигән технологияне гамәлгә кертү буенча сүз алып бардылар.  Киңәшмәдә технология буенча Нигезләмә өйрәнелде һәм минимумның кабул итү тәртибе һәм вакытлары буенча карар расланды.

4 сентябрь  көнне мәгариф бүлегендә  районның "Электрон белем бирү" информацион системасы өчен җаваплы өстәмә белем бирү тьюторларың киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәне мәгариф бүлеге методисты Шөгаепова Галия Мөхәммәтгали  кызы алып барды.

2 сентябрьда белем оешмаларында терроризмга каршы чаралар үткәрелде. Сыйныф сәгатьләре, линейкалар, әңгәмәләр террорга каршы көрәшкә багышланды. Бу чараларга әти-әниләр, МЧС эшчеләре чакырылды.

Әлеге сменада безнең районнан Теләче һәм Олы Мишә мәктәбе укучылары  Алсу Имамиева һәм Хаби Сәхәбиевлар катнашты. Смена кысаларында балалар юстиция министрлыгының бүлек мөдире Рәмзия Хәсәнова белән очраштылар, Дәүләт советында үзләренең эшчәнлекләрен күрсәттеләр. Ахыргы көнне исә балалар хокукларын яклау буенча Республика вәкилн Эльвира Сафина белән очрашу булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International