Укучыларга китапларның ничек барлыкка килүе һәм басылып чыгуы турында сөйләнелде, презентацияләр күрсәтелде. Китапханәгә кайткан яңа китапларга күзәтү үткәрелде.
Узган атнада Казан шәһәренең “Идел” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы районнарының балалар оешмалары берләшмәсенең көзге утырышы булып узды. Бу сменага республикабызның лидерлары җыелды. Шушы лидер балалар арасында Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Сахабиев Хабил дә бар иде. Смена кысаларында балалар юстиция министрлыгының бүлек мөдире Рәмзия Хәсәнова белән очраштылар, Дәүләт советында үзләренең эшчәнлекләрен күрсәттеләр. Ахыргы көнне исә балалар хокукларын яклау буенча Республика вәкиле Эльвира Сафина белән очрашу булды.
Әлеге чарада “Миләшкәй” һәм “Алтын яфраклар” командалары көч сынаштылар. Командалар яшелчәләрдән композицяләр әзерләделәр. Бәйрәм азагында укучылар кабак бәлешеннән авыз иттеләр.Әлеге ярышта дуслык жиңде.
“ Матурлык дөньяны коткарыр”, – дип язган бөек рус язучысы Ф.М.Достоевский. Матурлыкны күрә, аны тудыра белгән кеше беркайчан да җинаять кылмас, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белер. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Матурлык көндә кирәк!”исемле күргәзмә эшләнде. Эчке һәм тышкы матурлык буенча әңгәмә үткәрелде.“ Чисталык, пөхтәлек - сәламәтлекнең нигезе ул”. Моны һәркем истә тотарга тиеш.
Очрашу барышында балалар туган ягыбызның табигате һәм аның көзен безгә биргән сый-нигъмәтләре белән якыннан таныштылар.Уенчылар төрле биремнәр һәм табышмаклар чиштеләр, табигать кочагында ял иткәндә үзеңне ничек тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Балаларга хәрәкәтле уеннарда да уйнарга тәкъдим ителде.
Әлеге айлык кысаларында 8 сентябрь көнне, Субаш авыл китапханәсендә «Терроризмга каршы бергәләп!» исемле папка һәм "Нет Террору" дип исемләнгән күзәтү почмагы эшләнелде. Һәм шушы тема кысаларында буклет, брошюралар куелды, мондый ситуация вакытында калган очракта шалтырату өчен телефон номерлары турында мәгълүматлар бирелде.
Бу юнәлештә безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бүген дә шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Килгән кунакларыбыз да бар иде, алар- ГБУ “БДД” Казан шәһәренең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., район мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү методисты Саетова А.Н. һәм район тәрбиячеләре. Икенче кечкенәләр төркеме балалары “Мурзикның юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнүе”, ә зурлар төркеме балалары “Юл йөрү кагыйдәләрен белү мөһим” темасына чаралар уздырдылар. Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Ягафарова Г.Н. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды .