ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Дәрескә Шәтке урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары чакырылды.  Әлеге дәреснең максаты: балаларда  сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, ничек сәламәт булырга кирәклеген төшендерү.

11 сентября 2017 года ведущий специалист-эксперт контрольно - инспекционного отдела Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ Губайдуллина А.Р.  приняла участие на родительском собрании в Саушской общеобразовательной школе  Тюлячинского муниципального  района.

Ул башта уртанчылар төркеме балалары белән “Автобус” уенында катнашты (тәрбияче Мухаметзянова А.А.), аннары зурлар төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча «Юл йөрү кагыйдәләре» дигән ачык чара  (музыка җитәкчеләре Сафина Р.К. , Шарифуллина И.И.) һәм “ПДД буенча викторинаны” ( тәрбияче Биккинина Р.Р.) карап узды. Кунагыбыз балаларга бик күп бүләкләр дә әзерләп алып килгән иде.

9 сентябрь – Халыкара  матурлык көне. Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәсендә «Модно то, что вам идет» исемле уен – сяхәт үткәрелде. Сәяхәт сәнгатькә һәм кеше сәламәтлегенә багышланган иде. Күпләр бу кичәдә ничек матур булырга дигән сорауга җавап  таптылар. Уенда катнашучылар үзләрен чын ювилерлар итеп күрсәттеләр, хәтта макароннан муенсалар эшләделәр.  Шулай ук бу көнне китапханәдә  «Красота – волшебная сила!» исемле китап күргәзмәсенә куелган китаплардан күп кенә сорауларга үзләренә җаваплар таптылар.

Буген безнең Максабаш башлангыч мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта авылыбызның шәфкать туташы Галәвиева Рәсүлә грипп һәм аңа каршы вакцина ясау турында доклад белән чыгыш ясады.

Иң элек китапханә мөдире Закирова Л. М. балаларны китап фонды белән таныштырды. Балалар биредә нинди китаплар урнашуын күрделәр. Соңыннан китапханәдән һәм китаплардан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар. Сабыйлар КИТАПЛАРНЫҢ – кешеләр уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, «саклап тотмасак дәреслекләр дә, китаплар да елыйлар» икәненә төшенделәр. Экскурсия барышында балаларны төрле энциклопедик басмалар кызыксындырды. Балалар аларны бик кызыксынып карадылар һәм төркемдәшләре белән үзләренең уй – кичерешләре турында уртаклаштылар, хәтта арадан берсе энциклопедияне  укып карарга теләде. Экскурсия ахырында укучыларга викторина тәкъдим ителде, алар аны уңышлы башкарып чыктылар.

Әлеге малайлар һәм кызлар киләчәктә безнең чып - чын китап укучыларыбыз булырлар дип өметләнәбез.

Китапханә мөдире Хаҗипова Флера Әнвәр кызы  балаларда укуга кызыксыну уятырга, һәрбер кешенең индивидуальлеге, кабатланмаслыгы турында аңлатырга тырышты. Һәрбер кеше кечкенә чактан ук башкаларны хөрмәт итергә, ниндидер билгеләр буенча кешеләрне аерырга ярамаганлыгы турында белеп үсергә тиеш. Туган якка мәхәббәт, халык гореф-гадәтләренә кызыксыну, яшь буында туган якка патриотик мөнәсәбәт тәрбияли. Әлеге чара терроризм һәм экстремизмга каршы турыдан-туры көрәшү үк түгел, боларны алдан кисәтү, шулай ук белемнәрне күтәрү, саклык, яхшылык һәм бер-береңне аңлау хисләрен формалаштыру өчен оештырылды. Белгәнебезчә, яшь буында бу күркәм сыйфатларны тәрбияләү террор һәм экстремизмга каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле юлы дип санала.

Чараның максаты – балаларда кешелеклелек сыйфаты булдыру, яхшылыкка өйрәтү. Китапханәче бары тик яхшы гамәлләр генә кылып яшәргә кирәклеге турында сөйләп узды. Балалар чарада бик теләп катнаштылар һәм  канәгать калдылар.

Әлеге айлыкның максаты – республикада милләтара багланышларны дөрес формалаштыру, экстремизмны булдырмау өстендә эш алып бару. Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә “Экстремизм – угроза обществу» дип исемләнгән стенд ясалды.

Аларга терроризм төшенчәсе, террор акты вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле әйберләр тапканда нишләргә кирәклеге аңлатылды, презентация күрсәтелде. Шулай ук  китапханәдә “Уяу булыйк!” дигән китап күргәзмәсе эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International