Күргәзмәдә бу проблеманың бөтен куркыныч якларын сүрәтләгән газета - журнал материаллары, экстремизм, терроризм турында мәгълүмати җыелма папкалар урын алды.
Бу күргәзмә экспозицияләренә китаплар, плакатлар, мәгълүмати брошюралар һәм журналлардагы язмалар керде. Алар барысы да терроризм һәм аңа каршы көрәш темасына багышланды.
Аның максаты – хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Яшәү өчен көрәш” исеме астында китап күргәзмәсе эшләп куелды.
Күргәзмәгә китап укучылар өчен язучының кызыклы һәм матур хикәяләре куелды. Һәр теләгән кеше, күргәзмәгә куелган китапларны укый алды. Ә укыган китапларны истә калдыру максатыннан күргәзмәдә кроссвордта эшләнгән иде.
Куркынычсызлык айлыгы уңаеннан буген 12 сентябрь көнне Олы Мәтәскә балалар бакчасында "Мин юлда" дигән темага шөгыль үткәрелде. Тәрбияче белән берлектә балалар юлда һәм транспортта йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл билгеләре буенча белемнәрен камилләштерделәр. Балалар белән төрле уеннар, әңгәмәләр үткәрелде.Шулай ук иллюстрацияләр карау һәм төрле ситуацияләрне сөйләшүлэр булды. Шөгыль ахырында кызыклы викторина булып узды. Балалар зур теләк һәм кызыксыну белән һәрбер биремне үтәделәр. Шөгыль бик кызыклы узды.
Көн саен күз алдында булган клумбадагы чәчәкләр аша да табигать дөньясын ачып була, бары тик моңа этәргеч кенә ясарга кирәк. Тәрбияче эшендә үз алымын куллана, кызыклы күзәтүләр оештыра. Балалар төрле төстәге матур чәчәкләрне кызыксынып карыйлар, исемнәрен истә калдырырга тырышалар. Алар үзләренең күзәтүләреннән бик канәгать, клумбадагы чәчәкләр гүя аларга бәхет өләшә.
Күргәзмәгә Татарстан Республикасының үткәне һәм хәзерге тормышын, халыклар дуслыгын чагылдырган китаплар куелды.
Олы Мишә урта мәктәбендә һәр атнаның сишәмбе көнендә юл йөрү кагыйдәләренә һәм юлда балалар куркынычсызлыгына багышланган сыйныф сәгатьләре үтә. Укучылар юл йөрү кагыйдәләре, юл иминлеге турындагы белемнәрен ныгыталар. ПДД буенча викторина сорауларына җавап бирәләр, конкурсларда катнашалар. Презентацияләр, видеоязмалар карап, хәвеф-хәтәрләрдән саклану чараларын өйрәнәләр.
Олы Кибәхуҗа мәктәбе укучылары “Гаилә һәм мәктәп” журналы үткәргән “Табигать баласы” республика рәсем конкурсына үзләренең эшләрен юлладылар. Укучыларга унышлар телибез!
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә балалар иминлеге айлыгы дәвам итә. 12 сентябрь көнне юл йөрү кагыйдәләренә багышланган тәрбия сәгатьләре уздырылды. 10 сыйныфта үткәрелгән сыйныф сәгатендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгәндә нинди күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин булуы хакында сөйләшенде. Урамда һәм юлда игътибарлылыкны арттырырга кирәклеге турында кисәтелде.