ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Шул акция кысаларында 13 сентябрь көнне китапханәче  Мухаметшина Гөлфия өлкәннәрнең өйләрендә булып, аларны  яңа кайткан китаплар һәм  газета - журналлар белән таныштырды.

Балалар авыл тирәсендәге елга-күлләр, чишмәләр тарихы белән таныштылар.Сорауларга җаваплар таптылар һәм хәрәкәтле уеннарда катнашып кызыклы мәгълүмат тупладылар.Киләчәктә елга -күлләрне һәм чишмәләрне сакларга сүз бирделәр.

6нчы сентябрь көнне, өч айга сузылган капиталь ремонт эшләреннән соң, Теләче 2нче балалар бакчасы яңадан үзенең ишекләрен ачты. Ремонттан соң балалар бакчасының бинасы тулысынча яңарды һәм матурланды. Хәзер инде балалар барлык уңайлыклары тудырылган, матур балалар бакчасына тагын да теләп йөриләр.

     Казанда 2017 елның 16 сентябреннән 23 декабрьга хәтле, 11 сәүдә мәйданчыгында  чираттагы авыл хуҗалыгы продукциясен хәм көндәлек азык-төлек товарларын  сату ярминкәләре үткәреләчәк.

     Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итәчәк. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә,  Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылачак.

     Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре узенең продукциясен тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары: ит, йомырка, сөт, сыр, май, икмәк, көрпә, бәрәңге, яшелчә, бал, пешкән ризыклар хәм башка продукция тәкъдим ителәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен сату  ярминкәләре вакытында, ТР Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрлыгынын тәкдим ителгән бәяләре белән сатылачак.

Терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан 1 сентябрьдан 30сентябрьга  кадәр “Экстремизмга – юк!” айлыгы игълан ителде. Әлеге айлык кысаларында, 12 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә  "Без терроризмга каршы" исемле әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга экстремизм һәм терроризмның бик куркыныч булын, милләтара дуслыкны тагын да ныгытырга кирәклеге турында сөйләде.

13 нче сентябрь көнне , «Варислар туган көне” уңаеннан,  5-7 нче сыйныф укучылары катнашында мәктәбебездә бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмне “Алмаш” оешмасы лидерлары оештырды. Бу бәйрәм тантаналы линейка белән башланып китте, һәр отряд рапорт бирде. Бәйрәм барышында варисларның законнарын искә төшерделәр һәм төрле уеннар уйнадылар. Җиңүче отрядлар билгеләнде.

Бу халык өчен бик куркыныч хәл.  Терроризмны булдырмау өчен бик зур эшләр башкарыла. Китапханәчеләр дә  бу эштә актив катнашалар.  Алар стендлар, күргәзмәләр, папкалар эшлиләр, әңгәмә-кичәләр үткәрәләр. 12 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авыл  китапханәсендә “Нет террору” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә терроризмга карата материаллар куелды.

15 сентябрь - «Татарстан варислары берлеге» иҗтимагый оешмасы туган көн.  Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә «Без дуслык белән көчле» дигән чара узды. Аның кысаларында 5 нче сыйныф укучылары Татарстан варислары сафына кабул ителде. Туган як тарихы, оешма кануннары буенча алар белемнәрен күрсәттеләр.

Бүген Балыклы башлангыч мәктәбендә фельдшер Хадиуллина Р.Р. укучыларга грипптан саклану чаралары турында сөйләде. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы – гриппка каршы вакцина ясату. Прививкадан соң кеше организмында гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен ике-дүрт атна вакыт кирәк, шуңа да вакцинаны авыру эпидемиясе башланганчы, көз көне ясатырга тәкъдим итте ул.

12 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында  ТАССРның 100 еллыгына багышлап уздырылган “Век Татарстана” дип исемләнгән рәсем һәм шигырьләр кокурсының соңгы этабы узды. Әлеге чарада районнан мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С. Иксанов һәм Үзәк мәдәният йорты директоры  И.К.Валиуллиннар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International