ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

     12 сентябрь  көнне район мәгариф бүлеге базасында мәктәп башлангыч сыйныф укытучылары берләшмәсе җитәкчеләренең  “Бердәм дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында башлангыч сыйныфларда белемнең сыйфатын һәм эффектлылыгын күтәрү"  дигән темага киңәшмәсе үткәрелде. Район мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Закирова Саҗидә Гайнулловна киңәшмә темасы буенча, район методик берләшмә җитәкчесе Фархуллина Гөлнара Җәлил кызы  “Дәресләрдә белем бирү технологияләрен куллану” дигән темага чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә рус теле, математика, әдәби уку (рус телендә) фәннәре буенча үрнәк мәҗбүри белем бирү минимумнары  каралды.

15 сентябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссер  Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан  «Ул кабызган утлар сүнмәде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә драматургның тормыш юлы  яктыртылды һәм әсәрләре  куелды.


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

    14 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә СНТ туган көнгә багышланган сбор үтте. Аның барышында 2-3 сыйныф укучылары эзтабарларга кабул ителде. Балалар СНТ тарихы белән таныштылар, төрле конкурсларда катнаштылар, мәктәп администрациясе әзерләгән истәлек бүләкләрен алдылар. Чарадан һәркем күтәренке кәеф белән китте.

13 сентябрь көнне Алан авылы китапханәсендә күренекле драматург, язучы, театр эшлеклесе, актер һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган, “Театр яктылыкка, нурга илтә!” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аның укучыларга моңарчы аз билгеле булган әсәрләре һәм мәкаләләре, истәлекләр, әдәби әсәрләр, фоторәсемнәр урын алды.Күргәзмә милли әдәбиятыбыз һәм театрыбыз тарихы белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Моңа бакчабызның эшчеләренең тырыш эшләве , вакытында су сибеп ,чүп үләннәрен утап торуы да ярдәм итте.Бүген без бакчабыздан кишер җыеп алдык ,уңыш бик мул булды.Без моңа бик шат.

Район хуҗалыклары кырларында уңышны җыеп алу эшләре бара. Бүгенге  көнгә (14.09.2017 ел) район буенча бөртекле хәм кузаклы культуралар 17,4 мең га  мәйданнан җыеп алынган, бу барлык мәйданнан 85%ны тәшкил итә.  

Пәнҗешәмбе  Олы Мишә урта мәктәбендә спорт көне. Бу көнне мәктәптә спорт чаралары, күңелле эстафета уеннары, спорт ярышлары үтә. Укучыларыбыз физик тәрбия дәресләрендә җиңел атлетика күнегүләре ясыйлар, йөгерәләр, баскетбол уйныйлар. Мәктәбебездә һәр бала сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

Әлеге спорт ярышында катнашучылар бакча тирәли  йөгереп, җитезлектә көч сынашты.  2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, хезмәткәрләр йөгерештә теләп катнаштылар. Җанатарлар тәрбиячеләр белән берлектә һәр йөгерешчегә көч биреп торды.Йөгерештә алдынгы урыннар алганнарга медальләр тапшырылды.

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Ул кабызган утлар һаман янар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Әлеге күргәзмәдә Кәрим Тинчуринның әсәрләре һәм аның  турындагы язмалар урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International