2017 елның 15 нче сентябрь көнендә Теләче авылында яшәуче тыл ветераны Вәлиева Әклимә Хасим кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Әклимә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.
2017 елның 15 сентябрендә Татарстан мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге”проекты яңадан старт алды. Теләче Үзәк балалар китапханәсе Район Мәдәният йорты белән берлектә Бердәм мәдәният дәресе үткәрү максатыннан Теләче урта мәктәбендә булдылар. Анда барлыгы 257 бала катнашты.
15 сентябрь -Татарстан варислар берлегенең туган көне. Бу көн уңаеннан Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбендә 5 сыйныф укучыларын Миннегали Ногманов исемендәге балалар оешмасының варислар берлегенә кабул итү бәйрәме үткәрелде. Тантанада барлык укучылар, аларның әйдәманнары, өлкән варислар, педагог-оештыручы, класс җитәкчеләре һ.б. катнашты. Бәйрәм шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды. Укучылар варисларның законнарын, девизын искә төшерделәр. Тантаналы вәгъдә бирделәр. Яшь варисларга пионер-остазлары галстуклар тактылар. Сыйныф җитәкчесе үзенең котлау сүзләрен тапшырды. Бәйрәм Татарстан варислар берлегенең гимны һәм флэшмоб белән дәвам итте. Шулай ук бәйрәм вакытында “Дружба” район балалар оешмасына багышланган видео-роликлар күрсәтелде. Бәйрәм ахырында педагог-оештыручы яшь варисларга таныклык тапшырды һәм укучыларны варис булулары белән тәбрикләп уңышлар теләде.
Чарада 514 башлангыч сыйныф укучысы катнашты.
Дәресләргә чакырылган мәдәният хезмәткәрләре укытучылар белән берлектә көндәлек буенча виртуаль сәяхәт үткәреп укучыларны республикабызның танылган шагыйрьләре, скульпторлары, рәссамнары, драматурглары, башка сәнгать әһелләре, музейлар, театр коллективлары белән таныштырдылар.
Соңыннан һәр укучыга матур итеп бизәлгән көндәлекләр тапшырылды. Укучылар аларга үзләре катнашкан чаралар, истәлекле урыннар турында хатирәләрен язып барачаклар.
Ана "Татарстан варислар берлеге" дигэн исем бирелде. Шул вакыттан бирле бу балалар оешмасы матур гына туган конен каршы алып килә.
Шушы дата уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә эшләп килүче балалар оешмаларында чаралар уздырылды. Варислар тагын бер мәртәбә барабан тавышын, файдалы эшләрне һәм учак янындагы җырларны искә төшерделәр.
2017 елның 13 сентябрь көнне Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча “Татар теле һәм әдәбиятыннан планлаштырылган нәтиҗәләр һәм белемнәрне бәяләү” темасына төбәк предмет комиссиясе экспертлары өчен республика семинары үткәрде. Әлеге семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучылары : Олы Нырсы урта мәктәбеннән Мөбинова Гөлнара Гаптелмәннаф кызы, Үзәк урта мәктәбеннән Николаева Альбина Мәгъсүм кызы,Теләче урта мәктәбеннән Якупова Ләйлә Мидхәт кызы катнашты.
Район мәгариф бүлегенең методистлары “Дәресләрдә белем бирү технологияләрен куллану” темасына чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә фәннәр буенча үрнәк белем минимумнары өйрәнелде һәм үзгәрешләр кертелде.
Безнең районнан катнашучылар: Якупова Резеда Зөфәр кызы – мәгариф бүлеге башлыгының укыту буенча урынбасары, Зигангараева Хәния Миннебаевна – милли мәгариф буенча методист, Җаббарова Гөлнара Назиповна – инглиз теле укытучыларының РМО җитәкчесе, Назклычев Салават Сатлыкович - Иске Җөри урта мәктәбе директоры. Конференция барышында алар түбәндәге секцияләрдә катнаштылар: "Олимпиада этапларының оештыру үзенчәлекләре", " Милли мәктәп шартларында интеллектуаль балалар белән эшләү үзенчәлекләре", "Чит телләр буенча олимпиада системасын камилләштерү".
Киңәшмәдэ мәктәпләрдә белем бирү процессынын актуаль мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм методистлары чыгыш ясады. Тикшерелә торган сораулар арасында түбәндәге мәсьәләләр каралды: мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү; мәктәптә укучыларны тукландыруны оештыру; старт контроль эшләре уздыру; сайтларны тикшерү һәм башкалар. Агымдагы уку елының беренче аена бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. алып барды.