Шушы көннәрдә «Куркынычсыз юлда йөрү”профилактикасы үзәге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. безнең бакчада булды. Алар мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Велосипедта йөрү үзенчәлекләре, үзяктырткыч элементларны куллануның әһәмияте турында зурлар төркемендә шөгыль уздырды. Балалар һәм тәрбиячеләр өчен бик күңелле, эчтәлекле булды бу очрашу. Соңыннан кунаклар тарафыннан өләшенгән истәлекле бүләкләрне алу балаларга икеләтә дә сөенеч булды. Юлда йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотыйк!
Район мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар белән таныштырды. Уңыш казанган бакчаларны атап үтте, рейтинг белән таныштырды. Доклад укучылар арасында безнең 3нче балалар бакчасыннан тәрбия һәм методик эшләре буенча мөдир урынбасары Сафина Е.В. да бар иде.
Шул уңайдан 22 август көнне Казаклар авыл китапханәсендә “Табигать – туган йортыбыз” дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә хайваннар дөньясы, табигать, экология белән кызыксынучы укучыларга адреслана.
Күргәзмәдә китап укучылар дәүләт символлары, Россия флагының килеп чыгу тарихы белән таныша алачаклар.
Әлеге семинарда Шәтке мәдәният хезмәткәрләре Габдуллина Ф.Н. һәм китапханәче Галимуллина К.Х. актив катнаштылар. Алар концерт куйдылар һәм төрле уеннар, биюләр оештырдылар.
23 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли белем һәм төбәкара бәйләнеш буенча методисты Х.М. Җиһангәрәева чыгыш ясады. Хания Миннебаевна районыбызның татар теле укытучыларын үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды. Район татар теле укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Р.Х. Зәйнуллина чыгыш ясады. Киңәшмәдә Теләче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары Р.Г. Гарипова һәм А.М. Гыйлфанова, Үзәк урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.М. Николаева һәм Олы Мишә урта мәктәбе укытучысы Ф.Җ. Мәннанова узләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.
Беренче көн тәртибе буенча Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы 2016-2017 уку елының отчеты белән, Исмагилова Фәнзия Мәгъсүм кызы киләсе уку елының планы белән таныштырып үттеләр. Икенче көн тәртибендә методист Гараева Рушания Ринат кызы “Өстәмә белем бирү программаларын проектлаштыру” дигән темага чыгыш ясады. Алга таба өстәмә чыгыш ясаучылар: өстәмә белем бирү педагоглары Сахабиева Люция Заһитовна “Төрле катлаулылыктагы булган өч биеклек программалар”, Шаипова Раъно Исам кызы “Җитез куллар” түгәрәгендә төрле биеклектәге белем бирү”, Галимзянова Фәния Габделхак кызы “Өстәмә белем бирү программаларын проектлаштыруда инклюзив белем бирү”.
Музей эшчәнлеге һәм экспонатлар белән таныштылар. Кунакларыбыз истәлекләр китабына үзләренең теләкләрен язып калдырдылар.