ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

Китап укучыларга А.П.Обрезкова һәм А.П.Никитинның авылдан чыккан танылган кешеләр турындагы китаплары тәкъдим ителде, “Теләче районы Әбде авылы” сайтыннан алынган шушы якның табигате, истәлекле урыннары сурәтләнгән фотографияләр куелды.

 

Программада: үзешчәннәр концерты, күргәзмәләр, спорт уеннары, мастер класслар, "Халкыбызның асыл бизәкләре" бәйгесе. Конкурслар буенча сорауларыгыз яисә катнашырга теләгегез булса, шалтырата аласыз: 88436021373  Ахырдан "Бибинур" фильмы курсәтеләчәк. Бәйрәмдә көтеп калабыз сезне!

Теләче районының данын яклап Игенче хуҗалыгы ясалма орлыкландыру белгече Гилметдинов Илшат Зайнетдинович катнашып 4 призлы урын яулады. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры урынбасары Нәҗип Нәкыйпович Хазипов дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Район мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар, рейтинг белән таныштырды.

Мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар белән таныштырды. Уңыш казанган бакчаларны атап үтте. «Куркынычсыз юл йөрү”профилактикасы үзәге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. белән Теләче районы буенча полиция бүлегенең өлкән лейтенанты Каримуллин И.Х.кунак булып килгән иде. Алар җәйге чорда машинада, велосипедта йөргәндә белергә тиешле кагыйдәләрне искә төшереп үттеләр, бик күп санлы педагогларның сорауларна җаваплар бирделәр.   

22  нче август  көнне Казан шәһәренең (Идел буе) федераль университеты  базасында Бөтенроссия география укытучыларының төбәкара оешмасы утырышы үткәрелде. Бөтенроссия география укытучыларының төбәкара оешмасы утырышында  Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең педагогик кадрлар белән эш һәм аларны аттестацияләү буенча методист  А.Р. Сабирова  һәм Теләче урта гомумбелем мәктәбенең милли белем буенча директор урынбасары, география укытучысы  Д.Г. Фәтхрахманова катнашты. Утырышта география фәне буенча  үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар, талантлы балалар белән эшне  үстерү буенча  мәсьәләләр каралды.


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Физические лица уплачивают транспортный и земельный налоги, а также налог на имущество физических лиц на основании присланных им налоговым органом уведомлений.

Налоговое уведомление может быть передано вам налоговым органом лично под расписку, направлено по почте заказным письмом или передано в электронной форме, в частности, через ваш личный кабинет налогоплательщика. В случае направления уведомления по почте заказным письмом оно считается полученным по истечении шести рабочих дней с даты направления заказного письма.

Вступление в силу Федерального закона от 03.07.2016 № 290-ФЗ «О внесении изменений в Федеральный закон от 22.05.2003 № 54-ФЗ «О применении контрольно-кассовой техники при осуществлении наличных денежных расчетов и (или) расчетов с использованием платежных карт» предусматривает изменение порядка применения контрольно-кассовой техники.

24 нче август көнне  Теләче  урта мәктәбендә география   укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә  укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең педагогик кадрлар белән эш һәм аларны аттестацияләү буенча методист  А.Р. Сабирова  чыгыш ясады.  Алия Рафисовна  районыбызның география  укытучыларын үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды. Киңәшмәдә Теләче урта  мәктәбе география  укытучысы   Д.Г. Фатхрахманова, Алан  урта мәктәбе география  укытучысы   Г.Х. Шайхутдинова  һәм Олы Мишә урта мәктәбе география укытучысы  Р.Э. Мулламетова узләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре  белән уртаклаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International