ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

Ул Казанның истәлекле урыннары һәм Татарстан республикасы символикалары турындагы әңгәмәдән башланып китте. Әңгәмә барышында «Мы лучше города не знаем, мы чувствуем его душой» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү уздырылды. Балалар «Дружба народов» биюен башкардылар, татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыдылар, татар язучыларының әкиятләрен искә төшерделәр. Бәйрәм ахырында «Мой любимый Татарстан» дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде.

Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә М. Җәлилнең ”Милләт өчен туган көрәшчеләр” дигән күргәзмә куелды.     

24 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Җәлилчеләрне искә алу көне якынлашу уңаеннан "Җәлил эзләре буйлап" ип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

   Каһарманлык, туган иленә, ватанына,милләтенә бирелгәнлек татар халкында буыннан - буынга, гасырдан гасырга күчеп, сакланып килә. Татар кешесе яшәү белән үлем арасында калганда да, икеләнеп, югалып калмый, үз җанын фида кылу бәрабәренә кешелекне таң калдырырлык хәлиткеч адымнар ясый, йөрәкләрне тетрәндерерлек батырлыклар ясый. Фашист тылында милләттәшләрен бер йодрыкка туплап, немецларга каршы яшерен оешма төзегән, моның өчен үлемгә хөкем ителеп, гильотинадан үткәнче ялкынлы шигырьләр язган  Муса Җәлилне телгә алу да җитә.

Шәтке авылы китапханәсендә "Язучы Газиз Кашаповка 85 " дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Әлеге күргәзмәгә язучының китаплары, матбугат материаллары урнаштырылды.

Күргәзмәгә патриот шагыйрь М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында булган китаплар куелды. “Батырлык кайда сынала?” дигән темага  батырлык дәресе үткәрелде. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемнәре – безнең йөрәк түрендә. Аларның фаҗигале язмышы- киләчәккә кисәтү, гомерләрне сугыш өзмәсен, имин илебездә тыныч хезмәт белән матур яшәсәк иде.

Рахматуллина А. А. “Бәхетле балачак ” берләшмәсенә йөрүче балалар белән 24 август көнне “Туган ягым – яшел бишек” дип исемләнгән   экологик сәяхәт үткәрде. Ул балаларны  “Алагол” болыны, “Макса” елгасы белән таныштырды.   Сәяхәт  барышында “Чәчәкләр - табигать  патшасы” дип исемләнгән танып белү сәгате уздырды. Балалар төрле спорт уеннары уйнап рәхәтләнеп ял иттеләр.

Китап укучы балалар Россия флагының килеп чыгу һәм раслану тарихы белән таныштылар. Әлеге чара кызыклы конкурслар белән дәвам итте. Балалар викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International