ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

25 август көнне Район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең "Авыл мәктәбе –сәламәтлек, рухи – әхлакый үсеш һәм сыйфатлы белем бирү территориясе " дигән тема астында август пленар утырышы узды.   Утырышта: Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатих улы, Мәгариф һәм фән Министрлыгының халыкара мәгариф программалары һәм проектлары бүлек башлыгы Булат Мөнир улы Яруллин , Гайсин Илгизәр Тимергали улы –Казан Федераль Университеты профессоры, мәгариф бүлеге, белем бирү оешмалары педагоглары  һәм җитәкчеләре, педагогик хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Җыелышта һәр мәгариф учреждениесенең якындагы елларга каралган эш перспективалары һәм үсеше турында сүз алып барылды.

Түгәрәк өстәл эшендә район Башлыгы Зарипов И. Ф. һәм Башкарма комитеты җитәкчесе Нуруллин Р.Р. катнаштылар. Киңәшмәне мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В алып барды.

Эшлекле очрашу нәтиҗәсе буларак, 2017/2018 уку елына куелган бурычларны үтәү буенча мәгариф бүлеге һәм белем бирү учреждениеләре арасында килешмәгә имзалар куелды.

Секция эшендә мәгарифне үстерү Институтынан: Мартьянова Ольга Валерьевна, кадрларны аттестацияләү һәм профессиональ конкурслар буенча оештыру-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы, һәм Гаврилова Ольга Викторовна Казан шәһәренең №141 мәктәбенең инглиз теле укытучысы катнаштылар. Укыту буенча директор урынбасарлары педагогларның аттестациясендәге кайбер үзгәрешләр турында яңалыклар белән таныштылар, мәктәпнең инновацион эш буенча сораулар бирелде.

21 август көнне Теләче урта мәктәбе базасында “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында башлангыч мәктәптә этномәдәни компонентны куллану” дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә 73 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты.

21 нче август көнне Теләченең №1 балалар бакчасында "Мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә милли компонентны тормышка ашыруга интеграль якын килү” дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен август киңәшмәсе булып үтте.

21 август конне Теләче урта мәктэбе базасында химия-биология фәне укытучыларының "Химия һәм биология фәне укытучыларының белем сыйфатын күтәрү факторы буларак профессиональ компетентлыгын үстерү" темасы буенча август киңәшмәсе узды. Киңәшмә барышында узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, Теләче урта мәктәбеннән Тимербаева М.Р., Тимербаев А.И., Алан урта мәктәбеннән Хусаинов Р.М. чыгышлары тыңланылды. Шулай ук уку-укыту процессы белән бәйле сораулар каралды һәм киләсе яңа уку елына план кабул ителде.

24 август көнне Теләче районы хакимияте бинасының актлар залында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында ярдәмгә мохтаҗ 2-5  сыйныф укучылары, әти – әниләре, класс җитәкчеләре өчен тантаналы чара үткәрелде.

    ООО “Газпром” “Трансгаз Казань”  ярдәмендә быел  59  балага барлык уку әсбаплары белән мәктәп сумкалары тапшырылды.

    Тантанага килгән районыбыз башлыгы Зарипов Илдус Фатыйх улы, ООО “Газпром” “Трансгаз Казань”  вәкиле Минкина Гузелия Тәлгатовна, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна  балаларны, әти – әниләрне бәйрәм белән котладылар.

2017 елның 25 нче август көнендә Трөк-Тәмте   авылында яшәуче  тыл ветераны  Юзиева Рәкига Шәяхмәт кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рәкига  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

       Район хуҗалыклары басуларында бөртекле культураларны урып-җыю белән берәттән салам җыю, көзге культураларны чәчү хәм җир эшкәртү эшләре бара. Бүгенге көндә, 5610 тонна салам әзерләнгән, җир эшкәртү 3,6 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән тирәнтен эшкәртү – 1,7 мен га, өске катламын – 1,9 мен га.    

       ҖЧҖ «Алан», ҖЧҖ «Игенче» хәм ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыклары яхшы итеп хәм вакытында җирне эшкәртеп баралар. ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгында җир эшкәртү 2 сменада башкарыла, механизаторлар Рамиль Каримов хәм Анатолий Гордеев, программа нигезендә алынган К-744 маркалы тракторында Лемкен маркалы сука белән җирне эшкәртәләр. 2017 елның 20 сентябренә җир эшкәртүне тәмамларга планлаштыралар.   

Район хуҗалыклары кырларында уңышны җыеп алу эшләре бара. Бүгенге  көнгә (25.08.2017 ел) район буенча бөртекле хәм кузаклы культуралар 10,7 мең га  мәйданнан җыеп алынган, бу барлык мәйданнан 53%ны тәшкил итә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International