Киңәшмәдә Гүзәлия Нигемәтҗанова узган уку елындагы эшчәнлеккә анализ ясап, яңа уку елына бурычлар белән таныштырды. Янгын куркынычсызлыгы буенча баш белгеч Ленар Тимерханов мәктәпләрдәге янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше буенча чыгыш ясады. Хемәтне саклау буенча үткәрелүче Айлыклар буенча укытучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
24 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә география укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә А.Р. Сабирова география укытучыларын үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды. Киңәшмәдә Теләче урта мәктәбе география укытучысы Д.Г. Фатхрахманова, Алан урта мәктәбе география укытучысы Г.Х. Шайхутдинова һәм Олы Мишә урта мәктәбе география укытучысы Р.Э. Мулламетова узләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.
23 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә математика укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең методисты Шугаепова Галия Мөхәмәтгалиевна чыгыш ясады. Галия Мөхәмәтгалиевна районыбызның математика фәне буенча үткән уку елына эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына куелган бурычлар белән таныштырды. Районның математика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Юнусова Розалия Рафкатовна чыгыш ясады. Киңәшмәдә Теләче,Иске Җөри ,Шәтке,Олы Нырсы урта мәктәпләренең математика укытучылары укытуда булган яңа педагогик алымнар, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.
22 августа в Тюлячинской средней школе прошло секционное совещание учителей физической культуры и педагогов дополнительного образования ДООЦ на тему: «Роль дополнительного образования в социальной адаптации и интеграции детей с ограниченными возможностями здоровья». На совещании с докладом выступил методист, куратор физической культуры Ильшат Фасхиев. С итогами работы за 2016- 2017 учебный год выступили директор ДООЦ Т.Р. Имамиев, методист во ГТО Дмитрий Чернов. С докладом «Роль дополнительного образования в социальной адаптации и интеграции детей с ограниченными возможностями здоровья» заместитель директора по УВР Лейсан Загидуллина. Были рассмотрены предложения по улучшению рабочих программ физкультурников, подведены итоги прошедшего учебного года, избрали руководителя районного методического объединения по физической культуре. Так же в конце совещание отличившимся и достигшим результатов учителям физической культуры и педагогам дополнительного образования были вручены благодарственные письма отдела образования.
Беренче көн тәртибе буенча Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы 2016-2017 уку елының отчеты белән, Исмагилова Фәнзия Мәгъсүм кызы киләсе уку елының планы белән таныштырып үттеләр. Икенче көн тәртибендә методист Гараева Рушания Ринат кызы “Өстәмә белем бирү программаларын проектлаштыру” дигән темага чыгыш ясады. Алга таба өстәмә чыгыш ясаучылар: өстәмә белем бирү педагоглары Сахабиева Люция Заһитовна “Төрле катлаулылыктагы булган өч биеклек программалар”, Шаипова Раъно Исам кызы “Җитез куллар” түгәрәгендә төрле биеклектәге белем бирү”, Галимзянова Фәния Габделхак кызы “Өстәмә белем бирү программаларын проектлаштыруда инклюзив белем бирү”.
Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге методисты, физика,информатика,математика фәннәренең кураторы Шугаепова Галия Мөхәмәтгалиевна чыгыш ясады. Районның информатика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Замалутдинова Айгөл Рәүф кызы уку елына тулаем анализ ясады. Киңәшмәдә районның информатика укытучылары Данилина С.Ю, Галимзянова Г.А., Гаязова Л.Р., Низамов И.Ф, Фасхетдинов А.Х чыгыш ясадылар. Теләче урта мәктәбенең информатика укытучысы Гаптрахманов Фәнис Фәнилевич ФГОС тәлапләренә туры килгән дәрес курсәтте. Методик берләшмә утырышында дәрескә анализ һәм узанализ ясалды. Түгәрәк өстәлдә укытучылар дәреслекләр, эш программалары, ачык дәресләр турында сөйләштеләр.
Ул "Яңа стандартлар-яңа педагогик алымнар" темасына үткәрелде. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге методисты, физика,информатика,математика фәннәренең кураторы Шугаепова Галия Мөхәмәтгалиевна чыгыш ясады. Районның физика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Шакирова Әлфия Зөфәр кызы уку елына тулаем анализ ясады. Киңәшмәдә районның физика укытучылары Хуснутдинова Фирдәүс Хөснулла кызы, Хуснуллин Илгиз Миннулла улы, Вәлиәхмәтова Зөһрә Мияссар кызы чыгыш ясадылар.Теләче урта мәктәбенең физика укытучысы Алексеева Илсөя Хәмитовна ФГОС таләпләренә туры килгән дәрес курсәтте.Методик берләшмә утырышында дәрескә анализ һәм узанализ ясалды.Түгәрәк өстәлдә укытучылар дәреслекләр, эш программалары, ачык дәресләр турында сөйләштеләр.
Ул "2017-2018 нче уку елында тарих һәм җәмгыять белеме укытуның актуаль мәсьәләләре" темасына үткәрелде. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге методисты, тарих фәннәренең кураторы Җиһангәрәева Хәния Миннебай кызы чыгыш ясады. Районның тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Хәсәншина Венера Мәсгүт кызы сөйләде. Киңәшмәдә тарих укытучыларының республикада үткәрелгән беренче съезд материаллары буенча Хәсәнова Альбина Мөбәрәкҗан кызы, Шәкүров Тимур Рәкыйп улы, Бикчәнтәева Диләрә Мәүлитҗан кызы, Зәйнетдинова Диләрә Хәниф кызы чыгыш ясады.Түгәрәк өстәлдә укытучылар дәреслекләр, эш программалары, ачык дәресләр турында сөйләштеләр.
Ул "Теләче муниципаль районында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары" темасы астында үтте. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли белем һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Җиһангәрәева Хәния Миннебай кызы чыгыш ясады. Ул районыбызның татар теле укытучыларын үткән уку елының эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды. Район татар теле укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Зәйнуллина Рушания Хәким кызы чыгыш ясады. Киңәшмәдә Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гарипова Ризәлә Габдрәүф кызы һәм Гыйлфанова Алсу Мәгъсүм кызы, Үзәк урта мәктәбеннән Николаева Альбина Мәгъсүм кызы һәм Олы Мишә урта мәктәбе укытучысы
Мәннанова Фидая Җәмилевна үзләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.
Киңәшмә барышында дәресне проектлау, мәгарифтә инновацион технологияләр кулланышы мәсьәләләре каралды. Курслар үткән укытучылар үз белемнәре белән уртаклашты. Шулай ук алар мастер-класслар үткәрделәр.