Анда 50 гаилә: күп балалы гаиләләр һәм балаларны тәрбиягә алган гаиләләр, күп еллар бергә яшәүче олы яшьтәге кешеләр, табиблар, спортчылар, хәрбиләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре катнашты.
Әлеге кичәдә авыл үзешчәннәре катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре ремонт әшләре төгәлләнмәүгә карамастан авыл халкынын ялын күңелле оештырырга тырышалар.
Республика көненә багышланып төзелгән әлеге күргәзмәдә Казан турындагы китап-журналлар, шәһәр тарихын сурәтләгән борынгы легендалар, шулай ук хәзерге шәһәрне яктырткан материаллар, фотолар урын алды.
Биредә балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Имин Ватаным – бәхетле балачагым» китап күргәзмәсе белән катнаштылар һәм китап укучылар арасында «Моя республика - мой Татарстан» дигән рәсемнәр бәйгесе оештырдылар. Бәйге бик актив һәм күңелле үтте. Матур табигать һәм бәйрәмчә мохит бәйрәмдә катнашучыларга иҗат дәрте һәм күтәренке кәеф өстәде. Җәйге каникулларда иң күп китап укучы балаларга район җитәкчесе тарафыннан грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Бу көнне җыр,бию тынып тормады.Спорт уеннарында райондашларыбыз көч сынашты.
Айдар авыл җирлегенә кергән авылларда урам юлларын төзәту эшләре башланды. Төзәту эшләре 2017 елда җыелган узара салым акчасына башкарыла.
Киңәшмәдә ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Уку елы нәтиҗәләре буенча мәктәпләр арасында тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү буенча рейтинг үткәрелде. Рейтинг нәиҗәләре анализланды. Шулай ук директор урынбасарлары тәрбия өлкәсенә кагылышлы темалар белән чыгыш ясадылар. 2017-2018 уку елына тәрбия өлкәсендә максатлар куелды.
Киңәшмәдә ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Уку елы нәтиҗәләре буенча мәктәпләр арасында тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү буенча рейтинг үткәрелде. Рейтинг нәтиҗәләре анализланды. Шулай ук сыйныф җитәкчеләре тәрбия өлкәсенә кагылышлы темалар белән чыгыш ясадылар. Сыйныф җитәкчеләре эшчәнлегенә 2017-2018 уку елына максатлар куелды.
Сезне Теләче муниипаль район Советы, район Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән Республика көне белән кайнар котлыйм. Татарстаныбызда кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде.
26 август көнне Теләче жирлекара китапханә хезмәткәрләре Теләче ял паркында Республика көненә багышланган чарага үз өлешләрен керттеләр: монда “Ватаным, даным –Татарстаным!” дип исемләнгән күргәзмә. Биредә китап сөючеләр өчен китап сәүдәсе оештырылды, Чәй яны – гаилә җаны дигән шифалы үлән чәйләре тәкъдим ителде.