Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе.

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

 23 нче август көнне  Теләче  урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә  укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли белем һәм төбәкара бәйләнеш буенча методисты Х.М. Җиһангәрәева  чыгыш ясады. Хания Миннебаевна районыбызның татар теле укытучыларын үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды.  Район татар теле укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында  методик берләшмә җитәкчесе Р.Х. Зәйнуллина чыгыш ясады. Киңәшмәдә Теләче урта  мәктәбе татар теле һәм  әдәбияты укытучылары  Р.Г. Гарипова һәм  А.М. Гыйлфанова, Үзәк урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.М. Николаева һәм Олы Мишә урта мәктәбе укытучысы Ф.Җ. Мәннанова узләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре  белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International