ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Әйләнә-тирәне саклау көннән-көн мөһимрәк була бара. Шуны истә тотып, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче балалар белән табигатькә сәяхәт оештырдылар. Тау астындагы чишмәләрнең, инешнең  тирә - юньнәрен чистартып, чишмәләрнең салкын суларыннан авыз иттеләр.

"Укучының мәдәни көндәлеге"дигән проект китапханә эшенә дә үз төзәтмәләрен кертә. Баландыш авыл китапханәсенә дә  балалар актив йөри , төрле чараларда, конкурсларда катнашуны билгеләп көндәлеккә тамгалар куела.Әлеге проектта актив катнашучылар өчен аерым төркем булдырылды. Кокурста 3 нче сыйныф укучысы Чулпан Мөбәрәкшина , 4нче сыйныф укучысы Таңсылу Гыйләҗева җиңеп чыкты.Барыгызга да күбрәк укырга, никадәр Мәдәни Татарстан командасы сезне яратса шулкадәр китапны яратырга дигән теләктә калабыз.

Китапханәдә "Тылсымлы рус теле" дигән китап күргәзмәсе куелды. Көне буе китапханәдә А. Пушкин әсәрләре укырга яки яттан сөйләргә тәкъдим ителде.

 "Без Пушкинны яратабыз һәм укыйбыз"дигән акциядә Пушкинның аудио әкиятләре тыңланылды.

Чара рус теленең нинди бай булуы турындагы әңгәмә белән башланып китте. Китапханәче балаларга телләрнең күп булуы, халыкның үз  туган теле турында сөйләп узы.

Әйләнә-тирәне саклау көннән-көн мөһимрәк була бара. Шуны истә тотып, Урта Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче балалар белән табигатькә сәяхәт оештырдылар. Тау астындагы чишмәләрнең, инешнең  тирә-юньнәрен чистартып, чишмәләрнең салкын суларыннан авыз иттеләр.

Шул уңайдан, бу көнне  Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Великий и могучий русский язык” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә энциклопедияләр, сүзлекләр, рус дәреслекләре куелды.

Көн дәвамында китапханәгә килгән укучыларга бөек рус язучысы А.С.Пушкин әсәрләре, рус теленең килеп чыгышы турында мәгълүмат, шарадалар, башваткычлар, кроссвордлар тәкъдим ителде.

Балалар  белән берлектә әкиятләр укылды, сәхнәләштерелде, әкият геройлары белән  төрле уеннар уйналды. Бу чараларда балалар бик теләп катнаштылар.

Күргәзмәдә татар язучысының китап укучылар тарафыннан яратып укыла торган тыйнак, сагышлы, эчкерсез һәм якты әсәрләре тәкъдим ителде. Эльмира Шәрифуллина әсәрләренең күбесендә төп идея - балаларда үткәнгә хөрмәт һәм киләчәккә ышаныч тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International