Чара рус теленең нинди бай булуы турындагы әңгәмә белән башланып китте. Китапханәче балаларга телләрнең күп булуы, халыкның үз туган теле турында сөйләп узы.
Бәйрәмнең икенче өлеше практик эштән торды. Чарада тел темасын яктырткан күп кенә биремнәр, уеннар, конкурслар уйнатылды. А.С.Пушкинның әкиятләре, шигырьләре, хикәяләре искә төшерелде, өзекләр укылды. Бу көнне шулай ук китап укучылар игътибарына «Язык есть исповедь народа» исемле күргәзмә дә эшләнде.