ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

«Уйлан кешем» исемле китап күргәзмәсе куелып, китапларга күзәтү үткәрелде. Кичә ахырында шушы темага багышланган тематик  видеоролик күрсәтелде.

Бәйрәм Теләчеагрохимсервис ярдәмчел хуҗалыгы, авыл яшьләре, китапханә белән берлектә үткәрелде. Бәйрәм төрле уеннар, көрәш, җыр-моңнар белән бергә күңелле генә үрелеп барылды.  Уеннарда катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шөгыльләр, бәйрәмнәр балалар бакчасында уеннар аша уздырыла. Балаларны тәрбияләү һәм белем бирүдә хәрәкәтле уеннарның әһәмияте бик зур. Уеннар уйнаганда баланың күңеле күтәрелә, күңелле  мизгел булып истә кала. Хәрәкәтле уеннар балаларның характерын формалаштыра, акыл үсешен ныгыта, психологик, физиологик үзенчәлекләрен ача.Төрле күңел ачу уеннарында балалар әкият геройларына әйләнәләр. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыруга сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.Балалар бакчасында төрле уеннар  уйнау балаларга яхшы кәеф бүләк итә.

Балалар чын күңелдән барлык уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Шулай ук "җәйге уеннар"да уйнадылар. Балалар белән бергәләшеп балачак илендә булдык.

2 июнь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Наркомания – цивилизациянең иң куркыныч авыруы” дигән исем астында фельдшер белән берлектә әңгәмә үткәрелде. "Мин яшәүне сайлыйм” исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде.

5 июнь  көнне  Теләче җирлекара китапханәсендә шагыйрә Эльмира  Шарифуллинага 70 яшь тулу уңаеннан  “Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьдә” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде һәм китапларыннан күргәзмә куелды. Әдәби сәгатьтә укучылар язучының   тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар  һәм шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.  

Шушы уңайдан 4 июнь көнне  Күкчә авылы китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә  “Күңелле балачак” - дип исемләнгән балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Бәйрәмдә балалар төрле ярышларда катнаштылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм һәр балага ошады.

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2017 нче елда 5 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.

Бүгенге көндә яшь буын әлеге  чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән, 3 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә  китапханәче Гильмутдинова Р. һәм авыл фельдшеры Давлетшина Р. белән берлектә  сәламәт яшәү рәвеше турында балалар белән сөйләшүләр алып бардылар. Йомгак ясап, Рузия Мансуровна зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International