Шөгыльләр, бәйрәмнәр балалар бакчасында уеннар аша уздырыла. Балаларны тәрбияләү һәм белем бирүдә хәрәкәтле уеннарның әһәмияте бик зур. Уеннар уйнаганда баланың күңеле күтәрелә, күңелле мизгел булып истә кала. Хәрәкәтле уеннар балаларның характерын формалаштыра, акыл үсешен ныгыта, психологик, физиологик үзенчәлекләрен ача.Төрле күңел ачу уеннарында балалар әкият геройларына әйләнәләр. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыруга сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.Балалар бакчасында төрле уеннар уйнау балаларга яхшы кәеф бүләк итә.