Хәзерге вакытта киӊ таралган замана чире булып наркотиклар тора.

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Бүгенге көндә яшь буын әлеге  чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән, 3 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә  китапханәче Гильмутдинова Р. һәм авыл фельдшеры Давлетшина Р. белән берлектә  сәламәт яшәү рәвеше турында балалар белән сөйләшүләр алып бардылар. Йомгак ясап, Рузия Мансуровна зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International