Китап күргәзмәсенә язучының әсәрләре куелды.
Шушы уңайдан 4 июнь көнне Күкчә авылы китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә “Күңелле балачак” - дип исемләнгән балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Бәйрәмдә балалар төрле ярышларда катнаштылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм һәр балага ошады.
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2017 нче елда 5 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.
Бүгенге көндә яшь буын әлеге чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән, 3 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә китапханәче Гильмутдинова Р. һәм авыл фельдшеры Давлетшина Р. белән берлектә сәламәт яшәү рәвеше турында балалар белән сөйләшүләр алып бардылар. Йомгак ясап, Рузия Мансуровна зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләде.
Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Читаем Пушкина вместе” дип исемләнгән акция башланып китте. Бу акциядә теләгән кеше катнашып Пушкинның әсәрләре белән таныша ала.
7 нче июнь көнне район хакимиятенең актлар залында Теләче муниципаль районы башлыгынын Аппарат җитәкчесе И.В.Мөбинов рәислегендә коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясы чираттагы утырышы узды.
Утырышта 4 көн тәртибе каралды, әлеге көн тәртибе буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе И.А.Миннигулов, муниципаль ихтияҗлар өчен товарлар сатып алу хәм башка хезмәтләр күрсәтүне көйләү бүлеге җитәкчесе Р.А.Галимҗанов, финанс-бюджет палатасы рәисе Р.Р.Яхин, Теләчеинформ» мәгьлүмат үзәге җитәкчесе Л.Ю.Хуҗин чыгыш ясадылар. Азактан утырышта каралган көн тәртипләре буенча 5 пунктан торган карар чыгарылды.
Күргәзмәдә язучының тормыш юлы яктыртылды һәм күп кенә әсәрләре урын алды. Китапханәгә даими йөрүче укучылар белән Э.Шарифуллинаның китапларына күзәтү ясалды.
Кичәдә төрле спорт уеннары һәм эстафета оештырылды.
2 июнь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе балаларга “Шагыйрәгә чәчәк бәйләме” дип исемләнгән мәдәни чара оештырды. Укучылар шагыйрәнең китаплары белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар. Көн матур булганлыктан чара бакчада үткәрелде.
Лагерда 1-6 сыйныф укучылары ял итәчәк. Балалар ялы тиешенчә оештырылган. Ял итү программалары төзелгән. Тәрбияче апалары балалар белән төрле уеннар, конкурслар оештыралар. Укучыларга лагерда ял итү бик ошый.