Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясы чираттагы утырышы узды.

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

7 нче июнь көнне район хакимиятенең актлар залында Теләче муниципаль районы башлыгынын Аппарат җитәкчесе И.В.Мөбинов рәислегендә коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясы чираттагы утырышы узды.

         Утырышта 4 көн тәртибе каралды, әлеге көн тәртибе буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе И.А.Миннигулов, муниципаль ихтияҗлар өчен товарлар сатып алу хәм башка хезмәтләр күрсәтүне көйләү бүлеге җитәкчесе Р.А.Галимҗанов, финанс-бюджет палатасы рәисе Р.Р.Яхин, Теләчеинформ» мәгьлүмат үзәге җитәкчесе Л.Ю.Хуҗин чыгыш ясадылар. Азактан утырышта каралган көн тәртипләре буенча 5 пунктан торган карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International