Кичәдә төрле спорт уеннары һәм эстафета оештырылды.
Теләче урта мәктәбендә районыбызның барлык 11 нче сыйныф укучылары 31 нче май көнне математикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшырганнар иде. 2 нче июнь көнне чыгарылыш 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән профиль буенча имтихан яздылар. Алда сынаулар дәвам итә. 5 нче июньдә 11 нче сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча имтихан бирәчәкләр, 7 нче июнь көнне - физика һәм рус әдәбиятыннан, 9 нчы июньдә - рус теленнән, 13 нче июньдә – биология һәм чит тел буенча, 15 нче һәм 16 нчы июнь көннәрендә чит телдән имтиханнар , 19 нчы июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары тарих һәм химия фәннәреннән имтихан язачаклар. Уңышлар телибез!
Наркомания – замана чире. Әңгәмәдә кешенең бәхете, аның туганнары һәм якыннарының язмышы турында, яшәү мәгънәсе турында сүз алып барылды.
Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү тәрбиячеләрнең дә әти – әнинең дә изге бурычы.
Үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебез киләчәге. Шуның өчен дә без, өлкәннәр һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен белеп мәрхәмәтле, кешелекле булырга өйрәтергә тиешбез. Төрле юллар белән балаларны китапка тарту китапханәченең изге бурычы. Бүгенге уен формасында алып барылган әдәби викторина балаларның китапка кызыксынуын арттырды.
1 июнь көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә язучы һәм галим Фарсель Зыятдиновка 80 яшь тулу уңаеннан “Гүзәллекә кеше хуҗа” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы яктыртылды һәм күп кенә әсәрләре урын алды.
Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл балалары белән берлектә спорт площадкада күңелле уеннар, ярышлар уздырдылар. Урам балалар авазыннан гөрләп торды.
Ял кичәсендә балалар өчен төрле уеннар оештырылды, җәй темасына карата шигырьләр сөйләнелеп , җырлар башкарылды. Кичә бик күңелле үтте.
Чөнки анда "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар "1 июнь -балаларны яклау көне" уңаеннан бәйрәм концерты куйдылар. Концертка килгән әти-әниләр, әби-бабайлар, кунаклар күтәренке кәеф белән, нәни артистларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.