Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме.

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү тәрбиячеләрнең дә әти – әнинең дә  изге бурычы. 

  Безнең бакчабызда да бу уңайдан “Исәнме җәй!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. татар халкының милли бәйрәме сабантуйны хәтерләткән бәйрәм балаларыбыз күңелендә озак сакланыр.Бәйрәм бакчабызда бирнә җыю белән башланып, балаларның җәйгә багышланган шигырьләр сөйләве, җырлар җырлавы һәм күңелле уеннар уйнау белән дәвам итте.Бәйрәм ахырында балаларга истәлекле бүләкләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International