ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Балалар үзләренең өйләрен, урамнарын, тыныч күк йөзен, чәчәкләр, агачлар рәсемнәрен ясадылар, шигырьләр сөйләделәр. Һәрбер бала үзенең рәсеме турында бик тулы мәгълүмат бирә алды, хәтта җиңүчеләрне дә сайлавы авыр булды. Барлык балалар да җиңүче булдылар, дуслык җиңде. Бәйрәм ахырында “Күңелле стартлар” уены үткәрелде. Яңгырлы көн булуга да карамастан, бәйрәм чарасы күңелле үтте һәм балаларга яхшы кәеф бүләк итте.

Шушы максаттан Субаш авыл китапханәсендә авыл фельдшеры Чернова Валентина Петровна балаларга наркотикларга көрәшү чаралары турында лекция укыды.

Бала тулы гаиләдә мәхәббәт һәм кайгыртучанлык тоеп үсәргә тиеш.1нче июнь көнне Баландыш мәдәният йортында китапханәче һәм мәдәният йорты директоры  белән берлектә үткәргән "Балачакның гүзәл бер мизгеле" дигән бәйрәм кичәсендә катнашкан  "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре һәм башлангыч сыйныф укучылары шундый якты һәм онытылмас хисләр бүләк итте.

Китапханәче Гильмутдинова Р. балалар коллективы белән берлектә  "Балачак мизгелләре!" дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Халкыбызның милли уеннары: чүлмәк вату, аркан тартыш,  кашыкка йомырка кабып йөгерү, уенчык атларга атланып йөгерү һәм башка   уеннар уйнатылды. Җиңүчеләргә, катнашкан балаларга призлар һәм бүләкләр тапшырылды.

1 июнь көнне Казаклар авылы китапханәсендә шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага 70 яшь  тулу уңаеннан “Уйлы гомер -  утлы шагыйрь” дип исемләнгән күргәзмә ясалды.  Укучылар аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

 Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. Әлеге бәйрәм уңаеннан Айдар авыл китапханәче Алсу Фаляхова  мәдәният йорты директоры Резедә Фаляхова белән берлектә “Су, һава һәм кояш - безнең белән гел юлдаш” исемле чара үткәрделәр.

Балалар төрле конкурсларда, спорт уеннарында көч сынаштылар. Чара балаларга гына түгел, ә аларның әти – әниләренә дә бик ошады, чөнки үзләредә конкурсларда бик теләп катнаштылар.

Китапханәдә барлык кешеләрнедә үзенә тартып торучы  “Чудо - книжки – чудо-детям” исемле китап күргәзмәсе эшләнде.

Әлеге бәйрәмне дөньяның  барлыгы 30 дан артык илендә билгеләп үтәләр. Шәтке мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Без уйныйбыз,без укыйбыз” дип исемләнгән табигатькә экскурсия үткәргәннәр. Балалар биредә китап укыганнар, төрле спорт уеннары  уйнаганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International