Җәйнең беренче көне – күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче, балачак иленең иң матур бәйрәме - Балаларны яклау көне белән истә кала.

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. Әлеге бәйрәм уңаеннан Айдар авыл китапханәче Алсу Фаляхова  мәдәният йорты директоры Резедә Фаляхова белән берлектә “Су, һава һәм кояш - безнең белән гел юлдаш” исемле чара үткәрделәр. Бәйрәм асфальтка рәсемнәр ясау белән башланып китте. Балалар спорт, күңелле, кызыклы уеннарда актив катнаштылар, ике командага бүленеп табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына кызыксынып җавап бирделәр. “Әдәби мәйданчык”та табигать темасына багышланган әкиятләрне укып, тизлеккә уку буенча ярыштылар. Чара ахырында балалар  баллы күчтәнәчләргә ия булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International