ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Шул уңайдан 1 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Балалар –безнең киләчәгебез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылып, андагы китапларга күзәтү ясалды. Шулай ук мәдәният йорты белән берлектә “Балачак иленә сәяхәт” исеме астында, балалар өчен төрле уеннар үткәрелде.

Ул бөек язучы, шагыйрь, драматург Александр Пушкинның туган көне уңаеннан үткәрелде. Чөнки, Пушкин яңа рус әдәбиятына нигез салучы булып санала. Күргәзмә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучыларына исәпләнгән. Безнең максат күргәзмәдәге китаплар аша туган телгә карата кызыксыну, мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, рус теленең матурлыгы һәм бөеклеген таныту иде.

Балалар үзләренең яраткан шагыйрләренең шигырьләрен, поэмаларын, әкиятләрен сөйләделәр, кечкенәдән яраткан әкиятләре һәм башка китаплары буенча үткәрелгән викторинада катнаштылар. Ахырдан нәтиҗә чыгарылды һәм җиңүчеләр билгеле булды. 

 

Шушы уңайдан Олы Нырсы “Кояшкай” балалар бакчасында балалар өчен Сабантуй бәйрәме үткәрелде.  Бу чараны  мәдәният хезмәткәрләре Сафина Ф., Хасанова З.,балалар бакчасы хезмәткәрләре оештырдылар.   Балалар һәр уенда актив катнаштылар. Соңыннан балаларга күчтәнәч бүләкләр өләшенде.

Шул уңайдан 1 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Балалар –безнең киләчәгебез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылып, андагы китапларга күзәтү ясалды. Шулай ук авыл клубы белән берлектә “Балачак иленә сәяхәт” исеме астында, балалар өчен төрле уеннар үткәрелде.

Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәчесе мәдәният йорты директоры  белән балаларга “ Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” дигән исем белән мәдәни чара үткәрделәр.  Бу бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары һәм ясле-бакча балалары катнаштылар. Алар белән бик күп төрле уеннар уйналды, ярышлар оештырылды. Бәйрәм күңелле үтте.

1 июнь – Бөтендөнья балаларны яклау көне уңаеннан, Баландыш мәдәният йортында рәсем ясарга яратучылар берләшмәсенә йөрүче  балалар белән “Без кояш рәсеме ясыйбыз!” – дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы булды. Рәсемнәрне балалар таш юлга акбурлар белән ясадылар. Рәсем осталарына кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.

Шул уңайдан Баландыш мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм башлангыч сыйныфларда укучы сәләтле балалар катнашында “Балачакның гүзәл бер мизгеле” дип исемләнгән концерт оештырылды. Балалар җырга, биюгә, нәфис сузгә осталыкларын күрсәттеләр. Аларның матур чыгышларын тамашачы кайнар алкышларга күмде. Ә без исә, талантлы яшьләребез үсүенә куанып аларның әти-әниләренә, тәрбияче апаларына рәхмәтләребезне җиткердек. Ахырдан балалар һәм әти-әниләр белән чәй эчтек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International