1 июнь – Бөтендөнья балаларны яклау көне уңаеннан, Баландыш мәдәният йортында рәсем ясарга яратучылар берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Без кояш рәсеме ясыйбыз!” – дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы булды. Рәсемнәрне балалар таш юлга акбурлар белән ясадылар. Рәсем осталарына кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.