1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне һәм Экология елы уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә бәйрәм чарасы үткәрелде.

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Балалар үзләренең өйләрен, урамнарын, тыныч күк йөзен, чәчәкләр, агачлар рәсемнәрен ясадылар, шигырьләр сөйләделәр. Һәрбер бала үзенең рәсеме турында бик тулы мәгълүмат бирә алды, хәтта җиңүчеләрне дә сайлавы авыр булды. Барлык балалар да җиңүче булдылар, дуслык җиңде. Бәйрәм ахырында “Күңелле стартлар” уены үткәрелде. Яңгырлы көн булуга да карамастан, бәйрәм чарасы күңелле үтте һәм балаларга яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International