Теләче урта мәктәбендә районыбызның барлык 11 нче сыйныф укучылары 31 нче май көнне математикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшырганнар иде. 2 нче июнь көнне чыгарылыш 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән профиль буенча имтихан яздылар. Алда сынаулар дәвам итә. 5 нче июньдә 11 нче сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча имтихан бирәчәкләр, 7 нче июнь көнне - физика һәм рус әдәбиятыннан, 9 нчы июньдә - рус теленнән, 13 нче июньдә – биология һәм чит тел буенча, 15 нче һәм 16 нчы июнь көннәрендә чит телдән имтиханнар , 19 нчы июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары тарих һәм химия фәннәреннән имтихан язачаклар. Уңышлар телибез!