30 май көнне бөтен Россия буенча 9 нчы сыйныф укучылары русский язык фәненнән ОГЭ тапшырдылар. Бүген Баландыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары физикадан имтихан бирәләр. 6 нчы июнь көнне математикадан, 8 нче июнь көнне географиядән ОГЭ бирәчәкләр. Укучыларга уңышлар телибез.
1 июнь көнне ял паркында балаларны яклау көне уңаеннан узган бәйрәмдә ЭЧКЕ эшләр министрлыгының Теләче районы ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре Назиров Р.Х. чыгыш ясап, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне , юлларда сак булырга кирәклеген искә төшерде.
Күргәзмәдән шагыйрьнең биографиясе һәм китаплары белән танышырга була.
Тәмәке тәнгә зарар китерә, зиһенне чуалта. Күргәзмә белән танышучыларга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар укырга тәкъдим ителде.
31 май көнне китап укучылар белән табигатьнең кеше тормышындагы роле турында әңгәмә үткәрелде.
Бүген ОлыМәтәскә балалар бакчасында "Хушлашабыз бакча белән!" дигән исем астында бәйрәм иртәсе булып үтте. Быел мәктәпкә 2 баланы- Алсинә һәм Илсинәбезне озаттык. Алсинә һәм Илсинә һәм шулай ук барлык балалар сәнгатькә осталыкларын һәм мәктәпкә әзерлекләрен күрсәттеләр.Хәерле юл сезгә балалар!
Яңа уку елына әзерлек барышында "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе старт алды. Акциянең максаты - меценатларны, спонсорларны мәктәпкә җәлеп итү. Акциядә һәркем катнаша ала. Хөрмәтле Алан мәктәбен тәмамлаган һәм хәзер үз эшен оештырган эшмәкәрләребез! Без сезне әлеге хәйрия акциясенә чакырып калабыз. Иганәчелек - малтабарларны бизи торган күркәм сыйфат. Үткәнен барлаганның киләчәге бар! Үз мәктәбегезгә борылып карарга онытмагыз!
Җәйге каникуллар якынлаша. Укучыларның ялларын имин итеп оештыру максатыннан Баландыш төп мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр белән янгын куркынычсызлыгы, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, хәвефсез юл, иминлек кагыйдәләре турында сөйләшенде, инструктаж үткәрелде. Җыелышта Теләче районы полиция бүлеге җитәкчесе Илнур Халимович та катнашы. “Игътибар, балалар” акциясе кысаларында ул ата-аналар белән аңлату эшләре алып барды.
30 май көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг-җитештерү бүлеге җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.