ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Балаларның ял итүе өчен  җәйге чор куркыныч булып тора. Җәйге матур көннәрдә балалар   урманга яки паркка ял итәргә барырга,  су коенырга  яраталар.  Ә әти-әниләрнең тынгысыз, бетмәс эше балаларга игътибарны киметә.

      Җәйге чор эшчәнлеге башланганчы әти-әниләр белән “Балаларның куркынычсызлыгын саклыйк” дигән темага ата-аналар җыелышы уздырылды, инструкцияләр белән таныштырылды.  Тәрбияче Сагитова Д.В.  балалар белән   әңгәмәләр үткәрде. Бүгенге әңгәмәдә тәрбияче урамда, өйдә һәм башка җәмәгать урыннарында  үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен өйрәтте. Балалар үзләренең фикерләрен әйтеп, әңгәмәне тулыландырды.

1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан без Олы Мәтәскә балалар бакчасында "Сабантуй" бәйрәме үткәрдек. Балалар җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, аркан тартышу һәм башка бик күп төрле ярышларда катнаштылар. Балалар бакчасының тирә - ягы җырга, балаларның шат авазына күмелде. Бәйрәм ахырында балаларга бүләк - күчтәнәчләр өләшенде.`

Балачак ул – борчусыз, бәхетле чак. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында узган  чарада катнаштылар. Шулай ук китапханәнең уку залында “Балачак – хәтердә калачак”  дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә журнал битләрендә басылып чыккан бала тәрбияләүгә кагылышлы мәкаләләр урын алды.

Ә бәйрәмне исә шаян клоуннар алып бардылар. Балалар кызык конкурсларда катнаштылар.Бу көнне җинучеләр билгеләнмәде, бар балалар да җиңүчеләр дип йомгак ясалды.Шулай ук балалар асфальтка, кагазгә "Без тынычлык телибез!"темасына рәсемнәр төшерделәр. Аларның рәсемнәрендә балачакнын бәхетле мизгелләре,табигать күренешләре чагылыш тапты.

Теләче авылы ял паркында Балаларны  Халыкара яклау көненә багышланган зур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмнең конөерт өлешендә безнең 3нче балалар бакчасына йөрүче балалар да катнашты.Бәйрәм бик күңелле үтте.

Ул балалар бәйрәме, аларны яклау көне, өлкәннәрне балалар хакында уйланырга этәрә торган көн. Кызганычка каршы, бүгенге көндә балаларның хокуклары еш бозыла. Әлеге матур бәйрәм чарасы күңел ачу өчен генә үткәрелми. Аның төп максаты җәмгыятебезгә балалар хокукын якларга кирәклеген төшендерү. Балалар китапханәсе тарафыннан «Радуга детства» китап күргәзмәсеннән тыш, әкият геройлары сурәтләнгән фото-стенд әзерләнде. Теләге булганнар алар фонында фотога төшә алдылар. Әлеге идея өлкәннәрнең дә, балаларның да күңеленә хуш килде, чарадан һәркем канәгать калды.

31 нче май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Куркынычсыз җәй” дигән темага бердәм дәрес үткәрелде. Әлеге дәрес балаларның җәйге яллары хәвефсез, имин узуы өчен мөһим чара. Инструктаж түбәндәге темаларга уздырылды: юлда һәм транспортта йөрү кагыйдәләре, пожар һәм электр куркынычсызлыгы, табигатькә чыкканда үтәлергә тиешле кагыйдәләр, су коену кагыйдәләре турында. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга 1 июньнән 28 августка кадәр дәвам итәчәк “Подросток” акциясе турында да әйтеп узды. Якынлашып килүче каникуллар уңаеннан, әңгәмәләр бик җанлы һәм күтәренке рухта барды. Укучыларның җәйге каникуллары файдалы һәм хәвефсез узар дигән теләктә калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International