Балачак ул – борчусыз, бәхетле чак. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында узган чарада катнаштылар. Шулай ук китапханәнең уку залында “Балачак – хәтердә калачак” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә журнал битләрендә басылып чыккан бала тәрбияләүгә кагылышлы мәкаләләр урын алды.