1 нче июнь көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында Балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы уздырылды.

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Ул балалар бәйрәме, аларны яклау көне, өлкәннәрне балалар хакында уйланырга этәрә торган көн. Кызганычка каршы, бүгенге көндә балаларның хокуклары еш бозыла. Әлеге матур бәйрәм чарасы күңел ачу өчен генә үткәрелми. Аның төп максаты җәмгыятебезгә балалар хокукын якларга кирәклеген төшендерү. Балалар китапханәсе тарафыннан «Радуга детства» китап күргәзмәсеннән тыш, әкият геройлары сурәтләнгән фото-стенд әзерләнде. Теләге булганнар алар фонында фотога төшә алдылар. Әлеге идея өлкәннәрнең дә, балаларның да күңеленә хуш килде, чарадан һәркем канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International