Җәйге каникуллар якынлаша. Укучыларның ялларын имин итеп оештыру максатыннан Баландыш төп мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр белән янгын куркынычсызлыгы, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, хәвефсез юл, иминлек кагыйдәләре турында сөйләшенде, инструктаж үткәрелде. Җыелышта Теләче районы полиция бүлеге җитәкчесе Илнур Халимович та катнашы. “Игътибар, балалар” акциясе кысаларында ул ата-аналар белән аңлату эшләре алып барды.