ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Әнгәмә барышында гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тынычлыкны саклауга игътибар бирелде.

Теләче командасы 4 урын яулады һәм финалга чыкты.

1 урын – Кукмара, 2 урын – Мамадыш районы, 3 нче урын – Саба районы.

12 май көнне район мәдәният йортында “Җирдә каласы килә җыр булып” дип исемләнгән программа буенча халкыбызның сөекле җырчысы, якташыбыз Таһир Якуповны искә алу кичәсе булып үтте.

   Иң элек районыбыздан чыккан танылган җырчылар, районыбызның сәнгать осталары, бер сүз белән, танылган якташларыбыз Теләчедә урнашкан Туган якны өйрәнү музеенда Таһир Якуповның шәхси әйберләрен карады.

   Соңрак чара район мәдәният йортында концерт номерлары белән дәвам итте. Кичәдә җырчының репертуарындагы җырлар яңгырады.

   Аның турындагы истәлекләр, видео язмалар белән үрелеп барган кичә райондашларыбыз күңелендә озак сакланыр.

 «Иске Казан Түгәрәк уены» – ул күпкырлы чара һәм үзенә күрә бер  иҗат лабораториясе дә. Елдан ел фестиваль үзгәрешләр кичерә, киңәя, аның эчтәлеге байый, төрлеләнә бара. Әлеге фестивальдә  безнең районнан Югары Мәтәскә авыл клубының  “Фазыл чишмәсе” фольклор коллективы  да катнашып кайту бәхетенә иреште.

Аның максаты балаларда  толерантлык тәрбияләүгә багышланган. Чараның программасына тематик күңел ачу уеннары кергән иде.

15 май көнне Баландыш төп мәктәбендә “Габдулла Тукай- табигать сакчысы”  дип исемләнгән район конкурсының  шигырь бәйгесенә нәтиҗә ясалды.  Гайнетдинова Н., Ситдикова К,, Мубаракшина Ч., Гилязиева З., Назипов З.   бу бәйгедә  актив катнашкан өчен  Рәхмәт хаты  белән бүләкләнделәр.    Аларны китапханәче  Назипова М.Х.  әзерләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International