2017 елнын 12 май көнне Югары Кибәхужа авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле машиналарына еллык техник карау уздырылды. Аларның теркәү документлары, тракторларның төзеклеге тикшерелде. Тикшерү барышында бу техникаларның эксплуатацияләнү вакытында техника куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе каралды.
Техник карауга җирлектә яшәүчеләрдә учетта булган 39 берәмлек техникадан 25 е куелган иде. Тикшерү вакытында зур кимчелекләр табылмады.
Чираттагы мондый чара агымдагы елның 15 май көнне Кече Кибэхужа авыл җирлегендә узачак.
Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 6,7 сыйныф укучылары – рус теленнән, 8 сыйныф укучылары- тарихтан сынау үттеләр. Укучыларга уңышлар телибез!
12 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 6, 7 нче сыйныф укучылары рус теленнән, 8 нче сыйныф укучылары тарих фәненнән республикакүләм контроль эш эшләделәр. Булачак контроль эшләргә ныклап әзерләнергә кирәклеге әйтеп үтелде. Укучыларга уңышлар телибез.
12 май көнне Казан милли технологик тикшеренү университеты “Нобель өметләре КНИТУ -2017” X республикакүләм конкурс үткәрде. Баландыш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сафина Альбина анда уңышлы чыгыш ясап кайтты. Җитәкчесе – Тимербаева Флера Рахимҗановна.
Гомумбелем бирү программасын үзләштерүнең сыйфат мониторингын тормышка ашыру максатыннан, Фән һәм Мәгариф министрлыгының, Теләче районы мәгариф бүлеге планы нигезендә, бүген барлык гомумбелем бирү мәктәпләрендә, шул исәптән, Баландыш төп мәктәбендә дә республикакүләм язма эшләр башланып китте. 12 май көнне 6,7 сыйныфлар – рус теленнән, 8 класслар – тарихтан сынау үттеләр.
11 нче май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлары буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г. һәм район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г. лар белән берлектә “Укучының Мәдәни Көндәлеге” Республика бәйгесенә нәтиҗә чыгарылды. Биредә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде: Теләче урта мәктәбеннән Мәхмүтова Диләрә, 1 сыйныф, Вәлиәхмәтова Зәлия, 3 сыйныф, Имамиев Әмир, 4 сыйныф һәм Баландыш урта мәктәбеннән Гайнетдинова Назлыгөл, 2 сыйныф укучысы.
Китапханәләрдә дә әлеге теманы яктырткан төрле чаралар үткәрелә, басма материаллар эшләнелә. 11 май көнне Айдар авыл китапханәсендә “Сәламәт яшәү рәвешен сайла!” дип исемләнгән белешмәлек ясалды. Белешмәлек сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеген искәртү максатыннан эшләнде.
11 нче майда Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбендә “Дөрес туклану кагыйдәләре”дигән темага класс сәгате узды.Ул балаларның дөрес туклану белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу максатыннан үткәрелде.Укучылар дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе икәнен аңладылар.
Көннәр җылынып, кояш турырак карый башлауга, тирә-юнь җанлана. Бу чорда талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы кебек инфекция чыганагы булган талпаннар да активлаша. Талпаннар белән бәйле авырулардан ничек сакланырга? Урманга, паркка барганда махсус саклагыч костюм кияргә яки талпан керә алмаслык итеп киенергә кирәк. Күлмәкнең эләктереп кую өчен җиңе озын, якасы булырга тиеш. Чалбарның балагын оек эченә тыгып, аякка итек кияргә, күлмәк чабуын чалбарга кыстырырга, ә башка муенны ябарлык итеп яулык бәйләргә киңәш ителә. Шулай ук талпаннарны куркыту өчен киемгә махсус препаратлар сиптерергә була. Талпаннар актив булган чорда үзеңне торымнан-торымга тикшереп
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән материал кече яшьтәге китап укучыларыбызның күп кенә сорауларына җавап табарга булышыр дип өметләнәбез. Мәсәлән, нәрсә ул кояш ваннасы, сөякләр үсеше өчен кирәк булган Д витамины ничек барлыкка килә, ни өчен кояш астында баш киемсез 30 минуттан да артык торырга ярамый. Шулай ук, ничек дөрес итеп кызынырга һәм чыныгырга һ.б.