Шәхси техникаларга тикшерүләр бара

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

2017 елнын 12 май көнне Югары Кибәхужа авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче  шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле машиналарына еллык техник карау уздырылды.  Аларның теркәү документлары, тракторларның  төзеклеге тикшерелде. Тикшерү барышында бу техникаларның эксплуатацияләнү вакытында техника куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе каралды.

Техник карауга җирлектә яшәүчеләрдә учетта булган 39 берәмлек техникадан 25 е куелган иде. Тикшерү вакытында зур кимчелекләр табылмады.

Чираттагы мондый чара агымдагы елның 15 май көнне Кече Кибэхужа авыл җирлегендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International