Чыгарылыш кичәсе иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган бәйрәм. Быел 3нче балалар бакчасыннан мәктәпкә белем иленә 26 бала барачак . Бүгенге көндә балалар бәйрәмгә театральләштерелгән тамаша, шигырьләр,җырлар, биюләр өйрәнәләр .
2017 елнын 10 май көнне Олы Нырсы авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле машиналарына еллык техник карау уздырылды. Аларның теркәү документлары, тракторларның төзеклеге тикшерелде. Тикшерү барышында бу техникаларның эксплуатацияләнү вакытында техника куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе каралды.
Техник карауга җирлектә яшәүчеләрдә учетта булган 45 берәмлек техникадан 36 се куелган иде. Тикшерү вакытында зур кимчелекләр табылмады.
Чираттагы мондый чара агымдагы елның 11 май көнне Олы Мэтэскэ авыл җирлегендә узачак.
4 май көнне Казан шәһәрендә “Без бергә” республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсы булып үтте. Фестивальдә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә “Стиль һәм мода” түгәрәгенә йөрүче бер төркем укучылары катнашты. Яшь модельерлар үзләренең милли төсмерләр белән тегелгән киемнәрен күрсәттеләр.
11 май көнне "Эковесна - 2017" - табигатьне саклау акциясе кысаларында Баландыш авыл китапханәчесе Нәҗипова М. Х. һәм китапханәгә йөрүче китап укучылар чишмә территориясен чүп-чардан, корыган үләннәрдән, үсемлек төпләреннән, кычытканнардан чистарттылар.
“Сударушка” халык ансамбле коллективы белән, сугыш елларындагы җырларны башкардылар.
Бәйрәмдә сугышта катнашучыларны хөрмәт иткән бик күп кеше җыелган иде. Алар истәлегенә бик җылы сүзләр яңгырады, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәл янына сугыш ветераннарының портретлары белән “Үлемсез полк” тезелгән иде. Һәйкәлгә сугышчан авылдашларыбыз истәлегенә чәчәкләр һәм веноклар куелды. Кунакларга чәй өстәле һәм бәйрәм концерты тәкъдим ителде.
Күргәзмәгә китапханәгә яңа кайткан: Э.Веркинның «Облачный полк», А.Алексинның «Третий в пятом ряду», К.Симоновның «Живые и мертвые”, М. Шолоховның “Донские рассказы” һәм башка китаплар куелды. Күргәзмәгә рәхим итегез!
Өлкәннәребезнең һәм тантанада катнашучыларның күңелен күрер өчен мәдәният йорты үзешчәннәре зур тырышлык куйган.