ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәребезнең һәм тантанада катнашучыларның күңелен күрер өчен мәдәният йорты үзешчәннәре зур тырышлык куйган.

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2017 нче елда 4 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.

Бәйрәм митингысында 2200 райондашыбыз катнашты. 150 кеше мәйданнан “Үлемсез полк” маршы белән узды. Ә ул көннең иң кадерле кунаклары, билгеле инде, сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары иде.  Татаналы митингны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ачып җибәрде. Аннан соң ветераннарны ТР Юл хуҗалыгы һәм транспорт министры урынбасары Артем Чукин котлады.Шулай ук тантанада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та катнашты. Район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны,ветераннарның Айдар авыл җирлеге башлангыч оешмасы  җитәкчесе Иван Егоров, яшь буын вәкиле, Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Айзат Бариев  тәбрикләү сүзе белән чыкты. Сугышчан җырлар, хәрби биюләр кунакка килгән ветераннарны, сугыш чоры балаларының хәтерен кабат  яңартты. Өлкәннәребезнең һәм тантанада катнашучыларның күңелен күрер өчен район мәдәният йорты үзешчәннәре зур тырышлык куйды.

  • 5 май көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында өмә оештырып, һәйкәл янын тәртипкә китерделәр;
  • 6 нчы май көнне китапханәдә  Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан ""Батырларга мәңгелек дан!" дигән күргәзмә  оештырылды;
  • 8 май көнне обелиск янында Бөек Җиңү көненә багышланган митинг уздырылды.  Кунакка  тыл ветераннары чакырылган иде;
  • 9 майда район үзәге Теләчедә Җиңү парады узды. Бу чарада Баландыш авыл  китапханәчесе  дә катнашты.

Һәйкәлгә чәчәкләр һәм виноклар куелды. Соңыннан мәдәният йортында “Җинү юллары буйлап ” дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде.

Шулай ук “Дәһшәтле еллар иде” исеме астында китап күргәзмәсе дә төзелде.

Әлеге очрашуга районбызның иң актив  хатын-кызлары җыелган иде. Бергәләп гаилә, бала тәрбиясе, буйдак егетләр, яшь гаиләләр турында сүз алып барылды. Бергә киңәшеп, яшь әти-әниләргә  файдалы булырлык бер матур кичә уздыру да планга кертелде. Бик җылы, күңелгә рәхәт сөйләшү булды.  Биредә ишеткән һәр яңалык, эш алымнары - барыбызга да бик әһәмиятле һәм кирәкле булсын иде.  Максат бер: яшь гаиләләргә ярдәм итү, гореф-гадәтләрне кайтару, яшь әниләр мәктәбе, яучы почмагы булдыру. 

 

2017 елның 6-7 нче маенда,   Алабуга шәһәрендә бадминтон буенча “ ТР Кубогы” на  яшүсмерләр һәм өлкәннәр шәхси беренчелегенең  2 этабы ярышлары булып узды. Тренерлары Алмаз Фоатович белән берлектә , Баландыш төп мәктәбе бадминтончылар  командасы бу бәйгедә катнашып кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International